Табигать шаккаттыра: Актанышта 7 градус җылы
«Январь ае апрель кебек булачак», дигән фааразлар чынга ашты. Бүген кыш уртасында, 28 гыйнварда термометр баганалары 7 градус җылыны күрсәтте.
Татарстанда гыйнвар бик җылы килде, ә ай ахыры чын-чынлап апрель башындагы һава торышына охшап килде. КФУ профессоры Юрий Переведенцев, гыйнварда һава торышы нормадан 5-6 градуска җылырак киләчәген әйткән иде, гәрчә гыйнвар кышның иң салкын ае булса да. Айның соңгы ункөнлеге нормадан 10 градуска ук җылырак килде.
Шулай ук явым-төшемнәр дә уртачадан мулрак төшкән, 45 мм урынына 60 мм яуган. Аның каравы, кар катламының калынлыгы 26 см гына, яуган яңгырлар белән тагын да кими.
"Гыйнварның соңгы атнасы апрельнең беренче атнасына охшаш. Сәбәбе- без Төньяк Атлантика циклоны йогынтысында", - ди профессор.
28 гыйнварда шундый ук җылы һава торышы 2002 елда теркәлә, ул вакытта температура +3 градусны тәшкил иткән, ә иң салкыны - 1991 елда, ул вакытта -30 градус булган. Тулаем алганда, җылы гыйнвар айлары 2020 һәм 2007 елларда күзәтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев