Җомгага -30 градуска кадәр суытачак, тоемланышы – 37 градуска тиң
Язга таба кыш холкын күрсәтә- 21 февральдә -30 градус салкыннар көтелә.
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, Актаныш районында һава температурасы атна ахырына таба -30 градуска кадәр төшәчәк. Бүген -15 градус салкын.
- Сишәмбе, 18 февраль көнне, кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы - 16, -18 °.
- Чәршәмбе, 19 февральдә җил үзгәрүчән юнәлештә, акрын. Төнлә һава температурасы -26 градус, тоемланышы – 33 градус кебек булачак.
- Пәнҗешәмбе, 20 февральдә температурас -29 градус, ә җомга, 21 февральдә -30 градус, тоемланышы – 37 градуска тиң.
Ял көннәренә салкыннар чигенер кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев