Актанышта ял көннәрендә көндез 13 градус җылы, төнлә 7 градус салкын көтелә
Татарстанда, шул исәптән республиканың көнчыгышында урнашкан Актаныш төбәгендә иртәгә, 19 октябрьдә, максималь температура көтелә- 13 градус җылы булачак, бераз яңгыр явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометоүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Гидрометеорология хезмәткәрләре фаразлавынча, шимбә көнне явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Моннан тыш, иртәдән республиканың кайбер районнарын томан каплаячак.
Җил уртача секундына 5-10 метрга, урыны белән 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 1 -4 градус, Актанышта — минус 7 градус тәшкил итәчәк. Көндез 8- 13 градуска кадәр җылыта.
Беренчел фаразлар буенча, киләсе атна башында, 21-22 октябрьдә, коры һава торышы сакланачак. Төнлә плюс 3 — минус 3 булачак, көндез шулай ук 5-11 нульдән югарырак температура көтелә.
Элегрәк Россия Гидрометеорология үзәгендә октябрьдә температура нормадан җылырак булыр дип фаразлаганнар иде. Бу чорда уртача тәүлеклек температура + 4- + 9 градус нормаль санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев