Энергияне сак тоту-экономия түгел, ә акыл белән куллану ул
Актанышның беренче санлы мәктәбендә «Энергияне сак тоту-экономия түгел, ә акыл белән куллану ул» темасына ачык дәрес узды. Укучылар әлеге теманы «Фиксики» мультфильмы геройлары белән өйрәнделәр.
4 нче «Б» сыйныфы укучылары дәрестә энергия ресурсларын эшләп чыгаруга һәм эшкәртүгә юнәлдерелгән кеше эшчәнлеге нәтиҗәләренә бәйле климат һәм әйләнә-тирә мохит үзгәрү проблемалары белән таныштылар.
Икенче ел мәгариф учреждениесе «Яшел мәктәп» проекты өстендә эшли. «Энергияне сак тоту» юнәлешендә төп бурычлар булып хәзерге заман энергетика проблемалары турындагы мәгълүматны өйрәнү һәм гомумиләштерү һәм аларны хәл итүдә көч җиткән кадәр дәрәҗәдә катнашу тора. Актанышның беренче мәктәбендә һәм өйдә энергетика чыгымнарын тикшерү һәм кисметү буенча эш планы төзелде.
Башлангыч мәктәп укучыларының гадәтләре тиз һәм ныклап формалаша, балалар кылган гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өсләренә алырга өйрәнәләр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укучыларын агарту эше аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә.
Укучыларның күбесе энергияне сак тоту проблемасы белән ныклап кызыксына. Бу темага алар листовкалар, плакатлар ясыйлар, шигырьләр һәм әкиятләр иҗат итәләр. «Татэнергосбыт» АҖ үткәргән «Кояшлы куян" конкурсында да актив катнашалар.
Тәрбия дәресен үткәргән педагог-оештыручылар Алсу Мирзамөхәммәтова белән Миләүшә Аграпова балалар белән бергәләп көнкүрештә электр энергиясен экономияләү кагыйдәләре буенча белешмәле конфетлардан «лампочка-искә төшергечләр» ясадылар.
4 «Б» сыйныфы укучылары Гомәр Газетдинов белән һәм Әминә Хөснуллина «Чыгып киткәндә утны сүндерегез!» дигән темага кагыйдәләрне аңлаттылар, саклык чаралары тагы да ныграк истә калсын өчен иптәшләреннән кабатлаттырдылар. Укучылар өчен китапханәдә энергия ресурсларына сакчыл караш темасына методик кулланмалар һәм әдәби күргәзмәләре оештырылган иде, аларны да балалар бергәләп карап чыктылар.
Энергияне сак тоту максатыннан Актанышның беренче санлы мәктәбендә капиталь ремонт барышында 600 лампа люминесцент лампаларга алыштырылган, ашханәдәге плитәләр исә алдагы уку елында ризык әзерләгәндә генә кабына торган булачак. Нәтиҗәдә мәктәптә ут һәм җылылык өчен түләү акчалары шактый экономияләнәчәк.
«Экономия» сүзе грекчадан «Йорт законы» дип тәрҗемә ителә, димәк, үз йортыбызда, үз учреждениебездә без һәрнәрсәгә сакчыл булырга тиеш. Әгәр укучылар өйләрендә хуҗа итеп сизсәләр, иртәгә үзләрен туган илебезнең һәм бөтен планетабызның киләчәге өчен җаваплы хис итәчәкләр. Һәм югарыда әйтелгәннәрнең барысын да Публий Сира сүзләре белән йомгаклыйсы килә: «Кем бәләкәен саклый белми, зурысын да саклый алмый».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев