2026 елдан электр энергиясен кулланган өчен дифференциацияләнгән тариф буенча түләячәкбез
2026 елдан илнең барлык төбәкләре, электр энергиясе өчен түләүгә айлык куллану күләменә карап күчәргә тиеш, дип белдерә «Татэнергосбыт» компаниясе җитәкчесе Рифнур Сөләйманов. Дифференциацияле тарифлар кертү ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга этәргеч булыр дип көтелә.
Татарстанда электр энергиясен куллану елдан ел тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә. 2024 елның июлендә энергияне куәтле куллану буенча ике тапкыр җәйге рекорд куелды: башта 2024 елның 3 июлендә 15:00 сәгатьтә — 4 264 МВт, ә икенче көнне, 4 июльдә, 13:00 сәгатьтә «пик» куллану 4 317 МВт тәшкил итте. Бу 2023 елның 18 августында теркәлгән 4 195 МВт. күрсәткеченнән дә югарырак.
Җәйге иң күп куллану, эссе һава торышы булу сәбәпле бөтен җирдә кондиционерларның эшләвендә, шулай ук төбәк икътисады үсеше белән аңлатыла, диде «Татэнергосбыт" директоры Рифнур Сөләйманов. Традиция буенча безнең климатта энергияне куәтле куллану кышкы чорга туры килә иде. Республикада бу күрсәткечнең тарихи рекорды 1991 елда 4 699 МВт дәрәҗәсендә теркәлгән, әлеге рекорд 30 ел дәвамында сакланып калган. 2021 елдан башлап электр энергиясен куллануның кышкы максимумнары ел саен арта бара — 2023 елның декабрендә тарихта беренче тапкыр 5 ГВт планкасы үтелгән.
Татарстанда энергия системасына йөкләнешне киметү максатыннан төрле механизмнар кертелә. Бүген 2 миллионга якын физик һәм 45 меңнән артык юридик затка хезмәт күрсәтүче «Татэнергосбыт» үзенең заводлар, сәнәгать предприятиеләре кебек колачлы кулланучыларына ихтыяҗлы идарә итү программасында катнашу аша электр энергиясенә чыгымнарны киметергә тәкъдим итә.
Инструментның асылы нидә соң? Предприятиеләрнең электр энергиясен куллану режимын нормаль йөкләнеш профиленә карата үзгәртү аша энергия ресурсларын саклап калырга мөмкин.
Бүген законнарда энергия системасына йөкләнештән керем алу механизмы каралган, кай ягы беләндер ул кешбэкка охшаган. Максималь ихтыяҗ булган пик сәгатьләрендәге энергия иң кыйммәтлесе. Артык йөкләнеш булмаган сәгатьләрдә электр энергиясен сатып алу икътисади яктан отышлы. Әлеге механизмда ихтыяҗ белән идарә итүдә команда буенча куллануларын киметү мөмкинлеге булган кулланучылар турыдан-туры катнаша ала.
Программада катнашу тулысынча ирекле. Мотивация сыйфатында кулланучылар энергия куллануны киметкәнгә түләү алалар. Бу катнашучылар өчен генә түгел, ә бөтен энергия базары өчен дә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә — иң «кайнар» сәгатьләрдә сатып алына торган электр энергиясенең бәясе кими һәм генерацияләү резервы кимегәндә системаның ышанычлылыгы арта.
Программада катнашуның мәҗбүри шарты- партнерларының электр энергиясен исәпкә алу приборлары булуы, бу- мәгълүматларны дистанцион җыю мөмкинлеге белән сәгать саен куллану күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Куллануны көн саен 2 яисә 4 сәгатькә киметү энергияне аена 5 тапкырга кадәр экономияли ала. Кимүнең дәвамлылыгы һәм күләме кулланучы тарафыннан техник мөмкинлекләре нигезендә мөстәкыйль билгеләнә. Әгәр кулланучылар киметү буенча үз вәгъдәләрен тулы күләмдә үтәсәләр, бүгенге бәяләр белән исәпләгәндә, проектта катнашудан һәр МВт өчен ай саен уртача 400 мең сум икътисадый файда килеп чыга.
…
Электр энергиясен аңлы рәвештә куллануның икътисадый стимулы Татарстанда яшәүчеләр өчен дә гамәлгә керәчәк. 2026 елдан Татарстан, башка регионнар кебек үк, халык тарафыннан энергия өчен айлык куллану күләменә карап дифференциацияләнгән тариф буенча түләүгә күчәчәк.
2026 елга кадәр электр энергиясенә тарифларны төрле вакыт интерваллары (көндезге һәм төнге) буенча гына түгел, ә абонент куллануы күләменә бәйле рәвештә дә билгеләргә тиеш.
Тарифлар өч диапазонга бүленәчәк, аларның күләмен Россия төбәкләре мөстәкыйль билгели. Ләкин бәяләр монополиягә каршы федераль хезмәт билгеләгән чиктән югары булмаска тиеш.
- Беренче диапазон 3 900 кВт дәрәҗәсендә билгеләнергә тиеш. Айга сәгать-стандарт тариф кулланыла;
- икенче диапазон- 3 901 дән 6 000 кВтка кадәр. Аена бер сәгать, әмма электр энергиясен тапшыру хезмәтләренең тулы бәясен исәпкә алып билгеләнгән икътисадый нигезләнгән тариф кулланыла;
- өченче диапазон- 6 001 кВттан артык. Электр энергиясенә тариф түбән көчәнеш дәрәҗәсендәге коммерциячел кулланучылар өчен бәядән түбән булмаячак.
Димәк, гражданнарга энергия куллануга сакчылрак һәм рациональ якын килергә туры киләчәк. Ә цифрлы валюталарны чыгару өчен энергия кулланучы гражданнар 6 мең кВттан артык чыгымны түләячәк.
Экологик чиста бизнес булдыру кулланучылар алдында абруйны күтәрә
Экология һәм әйләнә — тирә мохит турында кайгырту-соңгы елларда бөтен дөньяда, Россиядә дә мөһим юнәлешләр. Экологик чиста бизнес булдыру, барыннан да элек, продукцияне кулланучылар алдында абруй казана. Энергия базары да бу трендтан читтә калмый.
2024 елның 1 февраленнән Россиядә генерация атрибутларын исәпкә алу системасы эшли башлады, ул электр энергиясенең килеп чыгышы сертификатларын, ягъни «Яшел» сертификатларны сатып алу мөмкинлеген бирә.
Алар сатып алынган электр энергиясенең яңартыла торган энергия чыганакларын: җил, кояш, су ярдәмендә зур һәм кече гидроэлектростанцияләрдә, шулай ук атом станцияләрендә эшләп чыгарылуын раслый.
«Яшел» энергияне сатып алу кулланучыга гадәтидән күпкә кыйммәтрәк булмаячак, ләкин моны кибеттә эшкәртүгә җиңелрәк булган кәгазь пакетны пластик урынына сатып алу белән чагыштырырга мөмкин. Кәгазь пакет, кагыйдә буларак, бүген кибеттә кыйммәтрәк тора бит.
"Татэнергосбыт» үз эшчәнлегендә нәкъ менә чиста, түбән углеродлы энергияне кулланырга теләгән кулланучыларга «Яшел" сертификатлар алу мөмкинлеге бирә.
…
Энергияне сак тоту дәресләреннән акыллы куллануга
Ресурсларга аңлы мөнәсәбәтне балачактан тәрбияләргә кирәк. Нәкъ менә шул максаттан 8 ел дәвамында «Татэнергосбыт» бөтен республика мәктәпләрендә энергияне сак тоту дәресләре үткәрә. Әлеге бәйгедә Актаныш районы укучылары да актив катнаша, җиңүләр яулый.
Балаларны өлкәннәр темасы белән кызыксындыру өчен компания 16 нчы тапкыр «Кояшлы куян» Балалар республика иҗат эшләре конкурсын үткәрә, ул үсеп килүче буын арасында энергиягә сакчыл мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бу вакыт эчендә анда 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге биш меңнән артык бала катнашты, ә катнашучылар саны быел рекорд куйды — Татарстанның төрле почмакларыннан 600 дән артык эш килгән.
Ел саен конкурс яңартылып тора, яңа номинацияләр һәм катнашу вариантлары барлыкка килә. Әгәр элегрәк компания барлык җиңүчеләрне Казанда җыйса, 2024 елда конкурс күчмә булды. «Кояшлы куян" һәр катнашучыга кадәр үзе барып җиткән, мәктәптә, бакчада җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырган. Алдагы елда конкурс федераль дәрәҗәгә дә чыгачак, ди оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев