Учлап дару эчкәнче, кара җимеш ашагыз
Кара миләшне (арония) бакчада үстерүнең әлләни авырлыгы юк, аны көзен орлыктан чәчеп, язын чыбыкчасын тамырландырып яки төптән чыккан үрентедән үрчетеп җибәреп була.
Куакны утыртканда, диаметры 40-60, тирәнлеге 40 сантиметрлы чокырга 8-10 кг черемә яки компост, бер стакан көл салып, туфрак белән болгатабыз. Арония ачы туфракта да үсә ала, әмма уңышын арттыру өчен, 200-300 г известь кертү сорала.
Ул төбе йомшак булуны, су сипкәнне бик ярата. Чүп үләннәрне даими утыйбыз. Язын куак төбенә һәр квадрат метрга ике кашык комплекслы ашлама сибеп, туфракның 10-15 см тирәнлектә казып чыгабыз, мул итеп су сипкәч, өстен черемә яки торф белән мүлчәлибез.
Арония туфрак составына артык таләпчән түгел, суыкка чыдам, соң чәчәк атканга, язгы кырауларга эләкми, хуш исле учарлы чәчәкләре озак торганга күрә, үсемлекләрне серкәләндерүче бал кортларын бакчабызга җәлеп итә. Корткычларга бирешми, чирләми. Тик бер мөһим үзенчәлеге бар: ул күләгәне сөйми, кояшлы урынга утыртсагыз гына, ел саен мул уңышы белән сөендерәчәк. Куакның биеклеге 3 метрга чаклы җитә, ботакларны күп чыгара, өлгереп җиткән арония куагы киң җәелеп, 2,5 метр чамасы мәйданы били. Эчкә карап үскән, бер-берсенә комачаулаган зәгыйфь ботакларын кисеп алабыз, куакның эченә кояш төшәрлек итеп, аны 3-4 скелет кәүсәдә формалаштырабыз.
Кара миләш 3-4 елда җимеш бирә башлый, 12-13 ел рәттән мул уңыш бирә ала. Куак яшь вакытта, төптән чыккан үсентеләрне кисеп ала барабыз. Бары тик ун елдан соң гына, куакны яшәртү максатыннан, ел саен бер яшь көчле үсентене алмашка калдырып, бер үк вакытта картайган бер кәүсә ботакны кисеп ала барабыз.
Чуклы җимешләре көзге кыраулардан соң баллана, коелмый, череми. Аларны чи килеш кулланып, киптереп, катырып куеп, кайнатма, компот, сок, джем, куас, морс ясап була. Шәхсән үзем, суыткычта катырылган берничә төрле җиләк-җимештән кышын компот кайнатканда бер уч кара миләш кушып җибәрәм, эчемлекнең төсе искиткеч матур була. Эремчекле, алмалы бөккән пешергәндә, камыр ризыгы өстен бизәргә дә менә дигән!
Кара миләшнең сәламәтлеккә дә файдасы бар. Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр бихисаптыр. Учлап дару эчеп, бавырны, бөерне, канны агулаганчы, аны нормада тотуның җиңел, чыгымнарсыз диярлек ысулы булуын беләсезме икән? Тигез нисбәттә пыяла банкага салынган кара миләш, балан һәм балдан торган катнашмагыз суыткычта торса, йөрәк калтыранып, үзен сиздерә башлауга, шуның бер аш кашыгы кадәрен бер чынаяк кайнаган җылы суга салып эчеп җибәрсәгез, тиз арада кан басымыгыз нормага килер. Югарыда аталган табигый сихәтләндерү чаралары белән дус булсагыз, гипертония чире ишегегезне шакымас.
Арония җимешләре органик кислоталарга, С, РР, Е, К витаминнарына, җиңел үзләштерелүче глюкозага, йодка , Р- актив, дубиль матдәләргә бай. Шунлыктан аны яман чир белән авыручыларга нур терапиясе алганда куллану отышлы, ул нурланыш авыруыннан газапланучыларга аеруча файдалы санала. Аның белән хәтер начарлану, ашказаны ялкынсыну чирләрен дәвалыйлар, кан киткәндә кулланалар.
Арония сихәтле булса да, теләсә кемгә аны кулланырга ярамый,чөнки ул канны куерта. Түбән кан басымыннан иза чигүчеләргә, тромбофлебит белән авыручыларга, ковидтан соң каны куерудан интегүчеләргә кара миләш ашау тыела.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев