Сак булырга кирәк — утның теле аяусыз
Татарстанда янгыннар саны да, шулар аркасында зыян күрүчеләр дә, үлүчеләр дә кими. 22 ноябрьгә булган мәгълүматларга карасак, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 1204 очракка кимегән. Үлүчеләр – 51, янгын аркасында зыян күрүчеләр саны 17 кешегә кимрәк.
Ут белән гел сак булырга кирәк. Көз-кыш айларында, һава температурасы түбән чорда бигрәк тә. Димәк, уяулыкны икеләтә арттыру зарур. Татарстанда 4256 янгын очрагы теркәлгән. Белгечләр мондый вазгыятьне канәгатьләндерерлек дип бәяли.
Гомуми саннарның кимүенә ирешсәләр дә, кайбер районнарда зыян күрүчеләрнең дә, үлүчеләрнең дә артуын күзәтәләр. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин бу елның утлы вазгыятенә бәя бирде һәм ул-бу булмасын өчен нишләргә кирәк икәнен искә төшерде.
Яз-җәен ут теле күпчелек очракта табигый мохитне камап ала. Максим Трущин искәрткәнчә, һава температурасы түбәнәйгән чорда янгыннар ешрак сарай, мунча, шәхси һәм күпфатирлы йортларда чыга.
– Узган елның көз-кыш айларында 2985 янгын чыкты. Шуларда 83 кеше үлде, 89ы төрле җәрәхәтләр алды, – дигән мәгълүмат китерде идарә вәкиле. – Торак секторына янгыннарның иң күп өлеше туры килә. Узган ел 1103 очрак шунда чыкты. 79 кешенең гомере өзелде.
Моннан тыш 935 очрак мунча-сарайларның януына туры килә икән. Ут-ялкыннан 485 күпфатирлы һәм 460 шәхси йортка зыян килгән. Монда үлүчеләр саны да күбрәк (гомуми күрсәткечнең 52 проценты).
Битарафлыкмы, җавапсызлыкмы, очраклы хәлме? Максим Трущин янгыннарның сәбәпләрен дә санап узды.
– Гомуми статистика шуны күрсәтә: янгыннарның күп өлеше яткан җирдә тәмәке тартудан килеп чыга. Кеше кулына тәмәке тоткан килеш йоклап китә. Бу янгынга бер сәбәпче була да инде. Ул әллә ни зур мәйданны колачламаса да, аяныч фаҗигагә китерергә бик җиткән, – диде ул. – Ут белән сак булмау, электр җиһазлары һәм мичләреннән дөрес файдаланмау да янгынга китерә.
Фаҗигале очракларның күпчелеге кешеләрнең хәмер кулланган һәм йоклаган чакларына да туры килә. Үлүчеләрнең 39 проценты пенсия яшендәгеләр булса, 25 проценты – эшсезләр.
Максим Трущин әйтүенчә, янгыннан саклану өчен иң гади кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк. Җиһазлар белән эш иткәндә бигрәк тә. Аларның төзеклегенә игътибар итәргә һәм инструкциядәге таләпләргә дә битараф калмаска. – Җылыткыч җиһазлар челтәр, пәрдәгә якын тормасын. Җиһазлар өстендә кием-салым киптерү дә хәерле түгел, – диде Максим Трущин. Җылы бирә торган пичләр турында гына түгел сүз. Электр чәйнеге, үтүкләр дә шуңа керә. Газ белән эшли торган җиһазлар да шул исемлектә.
Электр чыбыкларының төзеклегенә дә битараф калырга ярамый. Очкынлап тора икән, алмаштырыр вакыты җиткән дигән сүз. Бу эшне озакка сузып йөрү кирәкми. «Тикшерү, алмаштыру өчен махсус белгеч чакыртырга киңәш итәбез», – дип өстәде Максим Трущин.
Белгеч аерым игътибарны балаларга бирергә куша. Ут белән сак булырга да өйрәтәсе, сабыйларны үзләрен генә ул-бу булырдай урыннарда калдырмыйсы. «Янгын балаларны да аямый. Кызганыч, былтыр янгыннарда 6 баланың гомере өзелде. Быел өч бала үлде. Тагын бер кат ата-аналарга мөрәҗәгать итәсе килә: балалар күзәтүсез калмасын иде. Өлкәннәргә генә дә ышанып калдырырга кирәкми. Балаларга, янгын була калса, нишләргә икәнен өйрәтергә, аңлатырга кирәк», – диде идарә белгече.
Максим Трущин өйләргә янгын турында кисәтүче махсус җиһаз урнаштырырга киңәш итте. «Без бу эшне үзебез дә башкарабыз. Ялгызы яшәүчеләргә, күпбалалы гаиләләргә, пенсионерларга, сугыш ветераннарына, авыр хәлдәге гаиләләргә бюджет хисабыннан 300 меңнән артык җиһаз урнаштырдык. Быел 48 мең җиһаз урнаштырылды. Әлеге җайланманың нәтиҗәсен күрдек инде: быел 26 кешенең гомерен коткарып кала алдык», – диде ул.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев