Көнгә күпме су эчәргә?
Көненә бер литр су эчү – яхшы сәламәтлек, энергия чыганагы булуы, тиренең торышын яхшыртуы турында беләбез. Су хәтта ябыгырга һәм яман шештән котылырга ярдәм итә, дип фаразлаучылар да бар...
Арыганлык тойганда да күбрәк су эчәргә кушалар. Чыннан да, көнгә күпме су эчәргә кирәк соң?
Русиядә эчә торган суга котлык юк. Галимнәр раславынча, илебедә 3 миллионнан күбрәк чишмәләребез бар. Ә менә Кытайда халык җылы су гына эчә. Африка илләрендә исә көн саен 300 миллионнан артык кеше эчәргә яраклы сусыз интегә. Британиядә кешеләр “8x8” кагыйдәсе буенча яши. Ягъни алар көненә, ким дигәндә 240 миллилитр су эчәргә тиеш.
Су кеше организмының өчтән ике өлешен били, туклыклы матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә, температураны саклый.
Су эчеп ябыгып буламы? Бу сорауга галимнәр тәҗрибә рәвешендә җавап биргән. Ике төркемдә кешеләр өч ай дәвамында сәламәт диета тотарга тиеш булган. Тик бер төркемгә ашарга ярты сәгать калга 500 миллилитр су эчәргә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, су эчкән төркемдәгеләр, чыннан да, ябыга.
Суны күп эчү файдалымы яисә зарарлымы? “Су – яшәү чыганагы”, диюләренә карамастан, суны күп эчү организмга зыян китерергә мөмкин. Диарея нәкъ шуңа бәйле: организм шулай артык судан котылырга омтыла. Суны күп эчүдән шешенү ихтималы арта. Артык су белән бергә организмга мотлак кирәк минераллар һәм тозлар да юылып чыгарыла, хәтта су-тоз балансы бозыла.
Күп су эчү бөерләр өчен зарарлымы? Табиблар арасында бөер авыруларын иң яхшы профилактикалау ысулы – аларны өзлексез эшләтү дигән фикер бар. Бәвел юллары ялкынсыну белән интекмәс өчен, көн саен җитәрлек күләмдә (2 литрдан да ким түгел) сыеклык кулланырга кирәк. Бөер авырулары булса, бу күләмне киметергә кирәк.
Суны кирәгеннән артык кулланганда, бөерләр көчәйтелгән режимда эшли һәм вакыт үтү белән мондый йөкләнеш аларның эшкәртү сәләтенә тискәре йогынты ясаячак.
Физик йөкләнеш белән бәйле эш вакытында суны күбрәк эчәргә тәкъдим ителә. Тән пешү, агулану, артык тирләүдән, ОРВИ, грипп кебек авырулар кичергәндә су куллануны 3 литрга кадәр арттырырга киңәш ителә.
Шулай булгач, су күпме сә эчәргә кирәк соң? Су балансын саклау өчен көнгә 1,5-2 литр чиста су эчү дә җитә дигән фикердә галимнәр. Күрүебезчә, вакытында һәм дөрес күләмдә эчелгән су – организмның нормаль эшчәнлегенә бәйле.
Нинди су эчәргә? Күпләр, аеруча шәһәр кешеләре, эчәр алдыннан суны кимендә бер тапкыр кайнаталар. Бу – бик дөрес. Кайнатылган суда, нәтиҗәдә, микроблар юкка чыга.
Гади суның химик составы организмның микроэлементларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаска да мөмкин. Ә менә минераль су органик булмаган микроэлементлар белән туендырылган. Минераль суның дәвалау, аш-дәвалау һәм аш-су төрләре була.
Беренче ике төрен табиб тәгаенләгәндә һәм чикләнгән күләмдә кабул итәләр. Өченче төр минераль суны чикләүләрсез эчәргә мөмкин.
Яңгыр суын эчәргә ярыймы? Мондый суның составы билгесез. Ул атмосферадагы катнашмаларны – тузан, авыр металлар, аммиак, агулы химикатларны үзенә сеңдерә. Мондый суны эчәргә һәм хәтта көнкүреш максатларында да кулланырга киңәш ителми. Диңгез суы да – кеше өчен көчле агу. Бөерләрне сафтан чыгару һәм организмны агулау өчен анда тозлар җитәрлек. Аны үзләштергәннән соң, канда микроэлементлар һәм тозлар дәрәҗәсе кискен арта.
Суүткәргечтәге су берничә баскыч чистарту уза һәм куллануга җибәрелер алдыннан барлык санитария һәм эпидемиологик нормаларга туры китерелә. Әмма су гадәттә тимер, органика, бактерияләр һәм хлор кушылмалары белән суүткәргечтә икенче кат пычрана. Шуңа күрә кайнатылмаган яки фильтрлар аша үткәрелмәгән суны кранан агызып эчәргә киңәш ителми. Ә менә коедагы суда нитратлар һәм фторидлар күп. Шул сәбәпле ул шундый тәмле һәм саф. Суның сыйфаты төрле коеда төрлечә. Лаборатория тикшерүләреннән башка теге яки бу чыганактан су эчү ярау-ярамавын ачыклау авыр.
Санап үтелгәннәрдән шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: суны яратырга һәм кадерләргә кирәк. Көнкүрештә ул безнең организмга файда китерсен өчен аны белән дөрес куллана белү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев