Бакча җиләгенең тамыры да файдалы
Бакча җиләге өлгергән чак. С витаминына иң бай җимешләрнең берсе ул. Аның 100 граммында әлеге төр витаминның көнлек нормасы бар.
Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә җәй буе бакча җиләге ашарга киңәш итә табиблар, чөнки ул бәвел куу үзлегенә ия. Бөер авыруларыннан бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы. Аларны төнәтеп эчү бөерләрнең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә.
– Эчәклекләр, сидек куыгы һәм бөерләр ялкынсынудан көн саен ике-өч стакан бакча җиләге чәе эчәргә киңәш ителә. Аны әзерләү өчен ике аш кашыгы киптерелгән җиләкне бер стакан кайнар суга салып төнәтергә кирәк.
– Җиләкнең яфраклары исә подаградан (организмда матдәләр алмашыну бозылу аркасында барлыкка килә торган тире һәм буын авыртуы) булыша. Зур гына өем киптерелгән яки яңа өзелгән яфракларны ярты литр суда төнәтеп, өстен каплаган килеш 10 минут тирәсе ут өстендә кайнатып алырга. Ашар алдыннан 100 мл күләмендә эчәргә кирәк. Бу төнәтмәне суыткычта ике тәүлек буена сакларга мөмкин. Шушы ук эчемлек бөер авыруларыннан да файдалы.
– Ангинаны һәм тамак ялкынсынуларын дәвалау өчен, термоска җиләкнең киптерелгән яфракларын һәм чәчәкләрен салып, өстенә бер стакан кайнар су өстәп, сәгать буе томалап торырга кирәк булыр. Соңрак һәр ике-өч сәгать саен авызны, тамакны шушы төнәтмә белән чайкарга кушалар.
– Шешенүләрдән һәм югары кан басымыннан җиләкнең киптерелгән яфракларын стаканга салып, чәй пешергән кебек пешереп эчү булыша. Тәм өчен бер кашык шикәр комы өстәсәгез дә була.
Бакча җиләгеннән яшәртүче битлек ясау ысулы
– Берничә бакча җиләген төеп, барлыкка килгән ботканы биткә сыларга һәм 15–20 минут тотарга кирәк. Тирегез коры булса, бераз үсемлек мае да өстәгез.
– Ике аш кашыгы төелгән җиләкне бер чәй кашыгы крем һәм бер чәй кашыгы бал белән болгатырга. Бу катнашманы бит тиресе коры булган кешеләр маска рәвешендә куллана ала. Биткә сылап ун минут тирәсе тотканнан соң, җылымса су белән юып алырга.
– Ике аш кашыгы төелгән җиләкне бер аш кашыгы эремчек белән яхшылап болгатырга. Биткә калын катлам итеп сылап, 15–20 минутка калдырырга, соңрак юып төшерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев