Сезгә руль артына утыру катгый тыела: чираттагы хөкем карары чыкты
Агымдагы елның 24 гыйнварында Актаныш районы гражданы Хөсәенов Азат Айрат улына карата РФ КоАП 12.26.1 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу буенча суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин А.А. Хөсәенов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел да 6 (алты) айга мәхрүм ителде.
Хөсәеновкә саллы гына күләмдә штраф та түләргә туры киләчәк. Штраф күләме- 30 000 (утыз мең) сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев