Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Рус телен белмәү аркасында мигрант балаларын мәктәпкә кабул итмәү куркыныч тәмамланырга мөмкин

Рус телен белмәү сәбәпле, мигрант балаларын мәктәпкә кабул итүдән баш тарту аларны хулиган төркемнәренә җәлеп итүгә китерергә мөмкин. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Тукай районында узган хисап сессиясендә әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта республикада 110 мең мигрант барлыгын хәбәр итте. Шул ук вакытта Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләргә бик мохтаҗ, әмма туучылар саны Россиядә дә, төбәкләрдә дә кимеде.

Исегезгә төшерәбез, 28 декабрьдә Владимир Путин мәктәпләргә рус телен белмәгән мигрантларның балаларын кабул итүне тыя торган законга кул куйды. Мигрантларның балаларын мәктәпкә кабул иткәндә рус телен белүләрен тикшерәчәкләр. Телне белү тестлаштыру аша башкарылачак, бу гамәл 2025 елның 1 апреленнән башланачак һәм бөтен ил буйлап узачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев