Хөкем залыннан: Райондашыбыз эчкән хәлдә автомобиль белән идарә иткән
9 ноябрьдә Шәвәлиев Рафак Шәйхетдин улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы судының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Р.Ш. Шәвәлиев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елга һәм 6 (алты) айга мәхрүм ителде. Райондашка 30 000 (утыз мең) сум күләмендәге административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев