ЮХИДИ инспекторының очлы күзеннән читтә калмаган- хәзер машина йөртә алмый
6 сентябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча Актаныш районы гражданы Хәйбуллин Алмаз Риф улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин Хәйбуллин А. Р. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев