Исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен райондашыбыз таныклыктан мәхрүм калды
Кичә, 1 сентябрь көнне РФ КоАП 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Шәмсетдинов Әсхәткә карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Актаныш районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Әсхәт Шәмсетдинов административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) ел 6 (алты) айга мәхрүм ителде, шулай ук административ җәза- 30 000 сум күләмендә штраф билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев