Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ата — улны, ана — кызны белми: Атып үтергән

Кешелеккә ни булды ул? Әстәгъфирулла.

Татарстан Югары судында, әтисен үтергән һәм әнисен яралаган Антон Адаричевка хөкем карарын йомшарттылар. Колониядә кырыс режимлы 13 ел урынына ул 12 ел 8 ай үткәрәчәк, дип хәбәр ителә «Челнинские известия» сайтында.

Элегрәк "Чаллы хәбәрләре"ндә адвокатына сылтама белән Адаричев Югары судка апелляция биргән дип язганнар иде. Ул хөкем карарын йомшарту турында сораган, аларның әтисе белән даими конфликтлар булуына сылтама ясап.

Әти-әнисе аңардан букмекерлык сайтларында ставкалардан баш тартуын сораган. Ләкин ул туктый алмады, бурычка кереп, ломбардка өйдән техника тапшыра башлаганы ачыклана. Әтисе белән улы арасындагы чираттагы низаг фаҗига белән тәмамланган.


Әллә инде чынлап та ахырзаман җитәме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев