Актаныш районында җинаятьләр саны кимүгә таба, әмма тынычланырга иртәрәк
Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш эшенә комиссия рәисе, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте. Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалауда 2024 елга билгеләнгән комплекслы программа үтәлешендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге коллективының да өлеше бар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Марат Мингазов утырышта катнашучыларны 2024 ел йомгаклары белән таныштырды.
2024 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә 3976 хәбәр кергән, 2024 елда бу сан 3837 булган. 237 җинаять теркәлгән (узган ел 316), 118 е тикшерү белән тәмамланган, 126 сы туктатылган.
126 туктатылган җинаятьнең 103 е IT-технология кулланып кылынган.
Җинаятьләрне ачу узган ел белән чагыштырганда, 54, 1 проценттан 48, 4 процентка төшкән.
Авыр, аеруча авыр җинаятьләр саны 55 (у.е 84), аларның 27 се тикшерелгән, калганнары туктатылган.
Кайнар эздән 9 җинаять ачылган, аларның 4се авыр, аеруча авыр юнәлештәге җинаятьләр.
Оешмаларда урнаштырылган видеокүзәтү җайланмалары аша 3 җинаять ачылган.
Дистанцион җинаятьләр
2024 елда дистанцион җинаятьләр кимегән, 2023 ел белән чагыштырганда, 120дән 108 гә төшкән. Банк счетларыннан акча урлау очраклары 28 дән 15 кә калган. Интернет челтәре аша кылынган җинаятьләр саны 46 дан 40 ка кимегән.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан судка 9 кеше катнашында кылынган 13 җинаять эше җибәрелгән.
2024 елда Актаныш районында законсыз наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләр кылынмаган. 2 кеше табиб билгеләвеннән башка наркотик матдәләр куллану һәм дәваланудан тайпылган өчен РФ КОАП 6.9 маддәсенең 1 бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Марат Рафаэль улы халык арасында наркотизация буенча хокук бозуларны ачыклау, профилактикалау эшен көчәйтү кирәклеген әйтте. Моның буенча авыл җирлеге башлыклары, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм башка профилактика субъектлары белән эшләү мөһим.
2024 елда законсыз корал белән бәйле 5 җинаять теркәлгән. 1 данәдә утлы корал, 30 патрон, 174 грамм шартлаткыч матдә законсыз корал әйләнешеннән алынган.
Законсыз алкоголь сату буенча 3 хокук бозу теркәлгән. Маркировка билгесеннән башка табак продукциясе белән сату иткән 1 һәм законсыз алкоголь продукциясе саткан 2 зат административ җаваплылыкка тартылган. Кызганыч, Актаныш районында бу уңайдан профилактика эше алып барылмый, авыл җирлеге башлыкларының авыл халкы арасында бу юнәлештәге җинаятьчел билгеләрне ачыклау буенча планлы эш оештыруы сорала.
Су биологик ресрсларын саклау һәм рациональ файдалану эшчәнлеген дә онытырга ярамый. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен( РФ КОАП 8.37 маддәсенең 2 бүлеге) 2 граждан административ җаваплылыкка тартылган,
2024 елда районда 12 экономик юнәлештәге җинаять ачыкланган, аның 4 бюджет, 2 се кредит-банк сферасында, 8 җинаять вазыйфаи, аларның 4се ришвәтчелек белән бәйле.
Актаныш районы аша узучы М7 федераль юлында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләрендә 12 кешенең, шул исәптән 1 сабыйның гомере өзелгән. Фаҗиагләрнең килеп чыгуында, һичшиксез, федераль юлдагы катлаулы шартлар, аерым алганда, ремонт эшләренең тәэсире зур.
Ел йомгаклары буенча районда 38 юл һәлакәте теркәлгән, аларның 2 се аек булмаган машина йөртүчеләр, 2се җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан.
Юл һәлакәтләрендә 48 кеше имгәнгән.
Исерек хәлдә машина йөртүче 87 граждан административ, кабат исерек хәлдә руль артына утырган 6 граждан җинаять җаваплылыгына тартылган.
Чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаганнарны миграцион исәпкә бастыру 1, 8 процентка арткан. Яшәү урыны буенча миграция исәбенә 15, 222 граждан вакытлыча миграция иәбенә куелган. 315 чит ил гражданының миграция исәбенә басу вакыты озайтылган.
Миграция өлкәсендә закон бозулар белән бәйле 54 административ протокол төзелгән.
2024 елда көнкүреш мотивлары белән бәйле 19 җинаять теркәлгән. 39 җинаять исереклек хәлендә, 26 җинаять алдан хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган. Җәмәгать урыннарында 10 җинаять кылынган, бу сан узган еллар белән чагыштырганда шактыйга кимегән.
2 балигъ булмаган балаларга бәйле 4 җинаять эше кузгатылган. 2023 елдагы 4 балигъ булмаган баланың металл базасыннан берничә урлашу очраклары буенча эшләре судка җибәрелгән.
1 балигъ булмаган бала административ җаваплылыкка тартылган. ПДН хезмәткәрләре 24 имин булмаган ата-ананы, 15 балигъ булмаган баланы исәпкә бастырган. Хәзерге вакытта 15 ата-ана һәм 11 балигъ булмаган бала исәптә тора.
2024 елда 12 кеше административ күзәтчелектә булып, шуларның 2се җинаять җавалылыгына тартылган. 29 кеше административ хокук бозу ачыкланган.
Минем тарафтан безнең подразделениедәге эшчәнлектәге актуаль мәсьәләләр шушылар. Алар турыдан туры хокук тәртибен саклау һәм без хезмәт күрсәтә торган территориядәге куркынычсызлык турында сөйли. Киләчәктә криминоген ситуацияне начарлатмау максатыннан аеруча тырышлык куеп эшләү сорала. Актаныш муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге, нигездә, үтәп чыкты,- дип тәмамлады үз чыгыш Марат Мингазов.
Утырышта соңгы вакытта мәчетләрдәге сәдака тартамаларына җыелган акчаларны урлау очраклары күзәтелүе әйтелде. Усы авылындагы Аллаһ йортына, шулай ук Актанышның Җәмигъ мәчетенә кереп билгесез затларның шундый ямьсез гамәл кылуын дин әһелләре дә борчылып сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев