40 яшьлек ир тормыш иптәшенең кызын өч ел буе көчләп яшәгән
Нурлатта хатынының биш яшьлек кызын көчләүдә шикләнелгән 40 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар.
2021 елның мартыннан 2024 елның гыйнварына кадәр ир кеше системалы рәвештә сабыйны көчләп торган. Әнисенә җинаять турында кызы үзе сөйли. Шуннан соң ана полициягә мөрәҗәгать итә. Бу адәм актыгына карата җинаять эше кузгатыла, хәзергҗ ул өй арестында. ММЧ хәбәр иткәнчә, вәхши Нурлатта нефть һәм газ чыгару идарәләренең берсендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев