1 сентябрьдән тагын бер райондашыбыз 1,5 ел машина руленә кагыла алмаячак
Кичә гражданин Маннанов Миңнеиндус Әбелкасим улына карата РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы булды.
Татарстан Республикасы Актаныш районының 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гражданин Маннанов М.А. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1 (бер) елда 6 (алты) айга мәхрүм ителде, 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев