Язгы ташуны ничек афәтләрсез үткәреп җибәрергә?
Бүген район хакимиятендә су басу, авыл җирлекләрендә язгы ташуны югалтуларсыз үткәреп җибәрү буенча брифинг узды.
Брифинг эшендә "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов һәм ТР Актаныш муниципаль районында гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов һәм журналистлар катнашты.
Илназ Шәрифҗанов Сөн һәм Биҗады елгалары ярларында урнашкан Меңнәр, Аккүз, Яңа Байсар, Аеш авылларының су басу зонасына керүен әйтте. Әлеге авылларда 44 шәхси хуҗалык бар, 117 кеше яши.
Елгаларда боз тыгылу урыннарында бозны каралту эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Сөн һәм Биҗады елгаларында су басу мөмкин булган зонадагы торак пунктлар янында 785 кв.метр боз каралган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә боз тыгылып су басу куркынычы булган участокларда шартлату эшләре башкаруга заявка бирелгән. График нигезендә ул 16 апрельгә куелган.
Авыл башлыклары җирлекләрдә сулыклар янында халыкка «Бозга чыгу тыела», «Язгы боз куркыныч» дигән язулы аншлаглар урнаштырырга тиеш.
Актаныш районында социаль-әһәмиятле объектлар, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү объектлары, автомобиль юллары су басу зонасына эләкми. Су басу зонасына эләккән торак пунктларда халыкка ашыгыч хәбәр итү системасы тикшерелгән һәм куллануга әзер.
Гидротехник корылмалар авыл җирлеге балансында тора. Җаваплылык тулысынча авыл башлыкларында. Язгы ташу вакытында авария хәлен булдырмас өчен Гидротехник корылмаларнын су уровенен киметү һәм тикшереп тору таләпләре куелды һәм үтәлеп килә.
Гидротехник корылмаларнын водоспуск коеларына килү юллары чистартыла. Кабул итү ковшлары һәм су җибәрү ковшлары кардан һәм боздан чистартыла. Су үткәргеч торбаларны, канауларны чистарту үткәрелә. Хәзерге вакытта «А-Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан 280 берәмлек торба чистартылган.
Су объектларында гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 4 күзәтү посты җәлеп ителгән. Су басу куркынычы булганда мониторинг алып бару, оператив җавап бирү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар билгеләнгән һәм алар инструкция белән таныштырылды.
Су басу мөмкин булган зонага керүче торак пунктларда халыкны, авыл хуҗалыгы хайваннарын, матди кыйммәтләрне өлешчә эвакуацияләү планнары төзелде.
Язгы ташуның интенсив үтүе чорында Актаныш районы бердәм дежур диспетчерлык хезмәте тарафыннан көн саен су ташу буенча оператив мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җиткерү эше алып барыла.
Актаныш муниципаль районы территориясендә язгы ташуны аварияләрсез үткәрү буенча эшләр дәвам итә.
ТР Актаныш муниципаль районында гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов бәла-каза килеп чыккан очракта Актаныш районындагы бердәм чакыру 3-12-30 номерына шалтыратырга кушты. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев