Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Лимон нәрсәдән файдалы?

Ангина вакытында телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырырга һәм йотарга, моны сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торырга кирәк.

Лимон кан басымын көйли, ютәлне баса.
Ютәлдән тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы кушып кайнатырга да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабарга.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга.

Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен арчып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгызның авыртуы бетәр.

Күңел болганганда, лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.

Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

Йөрәк, кан тамырларын ныгытабыз. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев