Эшлим дигән кешегә эш җитәрлек: Яшьләр сәясәте белгечләре экологиябезне саклый
Табигатьне саклау — безнең бурыч.
Якын көннәрдә районыбызның яшьләр сәясәте хезмәткәрләре һәм волонтёрлар Агыйдел ярлары территориясен җыештырырга чыктылар. Алар яр буйларын ял итүчеләр тарафыннан калдырылган чүп-чардан: буш пыяла һәм пластик шешәләр, калай банкалар, полиэтилен пакетлардан чистарттылар. Әйтергә кирәк, «Чиста яр буе» экологик акциясе яшьләр тарафыннан еш гамәлгә куела.
Актанышның «ФОРПОСТ» оешмасы директоры Тәнзилә Гыйниятова белдергәнчә:
— Без Актаныш халкыннан һәм бирегә ял итәргә килгән кунаклардан әйләнә-тирәне чиста тотарга, артларыннан чүп-чар калдырмауларын, аны моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга ташлауларын сорыйбыз, чөнки табигатьне саклау — һәркемнең бурычы. Табигатькә сакчыл караш — ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау, дигән сүз.
Шулай итеп ялт итте яр буйлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев