Актанышның баш урманчысы: Безгә үзебезне алыштыра торган кадрлар кирәк
Бүген, 16 сентябрь- урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Искиткеч бай табигатьле Актанышыбыз елга-күлләргә, болыннарга бай төбәк. Ә менә урманнарыбыз белән мактана алмыйбыз әле. Урманнар районыбыз территориясенең 20 мең гектарын били, бу барлык мәйданның нибары 7 проценты гына. Республикада әлеге күрсәткеч 50 процент. Шуңа күрә дә урманчыларыбыз агачлар утырту, яшь үсентеләр өчен орлык әзерләү буенча системалы эш алып бара.
Минзәлә урманчылыгына караган Актаныш участогында 5 хезмәткәр эшли. Урманчыларның төп вазыйфасы- табигый байлыкларыбызны киметмичә, алдагы көннәргә перспективалы итеп файдалануны оештыру. Урманчылар көне якынлашканда участок җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев белән очрашып еллык эшчәнлеккә йомгак ясадык.
Урманчылыкта ел әйләнәсе эшчәнлек дәвам итә. Максат бер һәм изге: кислород һәм эстетика чыганагы булган яшел байлыгыбызны корытмау, урманда урлауларны булдырмау, агачларны тәртипле кисүне оештыру, киселгән агачлар урынына проект нигезендә дөрес, матур итеп шушы мәйданга туры килгән үсентеләр утырту.
— Көз җитүгә яңа төр эш башлана. Яңа үсентеләр үстерергә агач орлыгы җыя башлыйбыз. Иң беренче булып каен орлыгы, аннан имән, чыршы, карагай, нарат орлыгы өлгерә. Тәртип белән җыелган симәнәне үзенчәлекләренә туры китереп саклыйбыз. Язын инде орлыкларны питомникка утыртабыз, -ди Әгъзәп Хәмдегали улы.
— Үсентеләрне питомникта күпме вакыт үстерергә кирәк?
— Төрле агач үсентесе төрлечә үсә. Чыршы 3 ел, наратны 2 елдан посадкага утыртабыз. Имән, тиз, бер елда җитлегә.
Быел урманчыларыбыз 12 гектар мәйданда агач утыртырга планлаштырганнар. 10 гектар имән үсентесе, 2 гектар чыршы утыртылган. Үсентенең тамырын җиргә күмдең дә эш бетте түгел. Нәзберек тамырлары ныгып, туфракка ябышып кояшка үрләсен өчен бакча түтәлендәге үсемлекләрне тәрбияләгән кебек аларны да карарга, игътибар бирергә кирәк.
Быелгы яздан көзгә кадәр урманчылар алдагы елда нигез салынган 62 гектарлы посадкаларга тәрбия үткәргәннәр. Тернәкләнеп китә алмаганнары урынына имән, каенның яңа үсентеләрен утыртканнар. Бер, ике, өчьеллык 211 гектарлы посадкаларны тәрбияләүдә урманчыларның якын дуслары-укучылар, авыл халкы да ярдәм иткән.
— Үсентеләрне ничә яшькә кадәр күз уңында тотарга кирәк?
— 5 елга кадәр яшь үсентеләрнең чүпләрен утыйбыз. 10 елга кадәр агачның төбенә үскән вак-төяк куакларны чистартабыз. 20 елга кадәр урманның составын көйләргә кирәк. Бу инде шуны аңлата- артык агачларны кисеп тиешлеләрен генә калдырабыз. Мондый урманнар районыбызда 36 гектарны тәшкил итә.
-Гадәттә, көзен дә агачлар утыртыла. Быел ничә гектар мәйдан җиребез яшел патшалыкка байыйачак?
— Агач утырту сезоны 15 нче сентябрьдән 15 нче октябрьгә кадәр барачак. Бу айлыкта 2 гектар мәйданда агач утырту планлаштырыла.
— Агачка ихтыяҗ зурмы, Әгъзәп абый?
— Барысын да пластик алыштырды дисәк тә, табигый агач материалына җитәме соң? Агачны утынга куллану да бар әле. Без киселәсе мәйданнарны алдан әзерләп куябыз. Мәсәлән, 46 гектар мәйдандагы делянкаларны киләсе елга кисәчәкбез. 91 гектары исә сирәкләп кисүгә әзерләнгән. Болай гына бер генә агач та киселми. Агачларны башта санап чыгабыз, категорияләрен ачыклыйбыз. Суммасын билгеләгәч аукционга сатуга чыгарылачак. Дәүләт контрактына материал әзер дигән сүз бу.
— Җәйге чорда урманнарга керергә ярамады. Янгын куркынычсызлыгын кайгыртып Татарстан Республикасы Рәисенең шундый карары чыкты. Безнең урманнар янгыннан зыян күрмәде, шулай бит?
— Әйе, тыю вакытын берничә тапкыр озынайттылар. Әле дә бу закон гамәлдә. Бары көчле яңгырлар, карлар яугач кына тәмамланчак. Быел янгыннар район урманнарында булмады. Ныгытып сөенергә иртәрәк, былтыр аяз торган соңгы көндә- сезон ябылган көнне Татар Суыксуы урманы янында янгын чыкты. Күлдәге камышлык ялкыны урманга үрләмәсен өчен шактый тырышырга туры килде. Тиз арада урманны әйләндереп сөреп чыктык. Хәзер дә бик сак булырга кирәк. Көз мәлендә дә үләннәр коры, шырпы яки тәмәке төпчеге төшеп калса яки трактордан чыккан очкын да янгын китереп чыгарырга мөмкин. Райондашларга, кайткан кунакларга мөрәҗәгатем- урманда ут ягарга ярамый!
— Үзегезгә яшь алмаш әзерлисезме, Әгъзәп абый?
— Безгә чын мәгънәсендә үзебезне алыштыра торган кадрлар кирәк. Чөнки участоктагы урманчыларның барысы да 50 яшьтән узган ир-егетләр. Күбесе 60ка якынлашып килә. Урманчы һөнәрен сайлап, укып безгә эшкә килгән яшь белгечләргә хөкүмәтебез зур ярдәм әзерләде. Техникум тәмамлаган яшь белгеч эшкә кайтса, 150 мең сум подъемный акча түләнә. Әгәр югары белемле булса, 300 мең сум бирелә. Максатчан укырга керергә теләүчеләргә дә ярдәм итәргә без әзер.
— Белүебезчә, Мамадыш районының Лубян поселогында данлыклы техникум урман хезмәткәрләрен әзерли.
— Әйе, мин үзем дә шушы уку йортын тәмамладым. Группадашлар белән ел саен очрашабыз. Хәзер уку йорты колледж итеп үзгәртелде. Бик заманча итеп бинасы төзекләндерелде, җиһазландырылды. Үзебезнең дә яңадан укыйсы килә. Тулай торагы бар. Лубянга М-7 трассасыннан 30 км асфальт юлдан кермәле, нарат урманы уртасында утыра. Урманчы һөнәре бик кызыклы профессия. Укуы да, эшләве дә рәхәт. Укып кайтасыз икән, бездә эш урыннары, вакансияләр бар.
Урман — җир өстендәге оҗмах. Аны кадерләп саклау һәркемнең изге бурычы, дигән максат белән эшли урманчыларыбыз. Мәгърур нарат, имәннәре күккә ашкан хозур табигатьле районыбыз урманчыларына киләчәктә дә хезмәт уңышлары, сәламәтлек, шатлык-куанычлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев