Пучы мәктәбе укучылары яза: Җәннәт – әниләрнең аяк астында!
Язның иң матур, иң назлы, иң якты бәйрәмен каршлылыйбыз. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кадерле кешеләребез- әниләребезгә багышлап Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 10 нчы сыйныф укучылары бик матур эчтәлекле язмалар иҗат иткән. Укытучылары- Гөлназ Кашаф кызы Муллагалиева.
Ахметшин Альмир
Әни — баланың беренче укытучысы, беренче дусты. Әни — баланын җанының бер өлеше.
Безгә кыен чорларда таяныч һәм авыр вакытларда җылытучы. Әни — баланың барча
хыялларын, хыял-омтылышларын белгән, аларны тормышка ашыру өчен бөтен көчен,
бөтен мөмкинлекләрен сарыф итергә әзер кеше. Ул һәрвакыт минем янында. Ул минем
барлык балачак хыялларны, омтылышларны белүче бердәнбер кеше. Әнинең миңа
ышануы, миңа биргән рухи якынлыгы минем үсешемдә зур роль уйный. Әнием — минем
бөтен дөньям. Ул минем өчен иң кыйммәтле һәм иң изге кеше. Әнинең бик күп яхшы
сыйфатлары бар. Безнең өчен — ул мөгаен, иң кадерле кеше. Бәйрәм белән, кадерле кешем.
Гыймранова Ләйсән
Әни — дөньядагы иң көчле һәм иң кадерле сүзләрнең берсе. Бу дөньяда бала өчен, әнидән
дә якынрак кеше юктыр. Без аңа тормышыбыз, балачагыбызның шатлыгы, булуыбыз
белән бурычлы.
«Җәннәт —әниләрнең аяк астында» дигән халык зирәклеге, мөгаен, очраклы түгелдер.
Оҗмах капкасы, әниларне хөрмәт итүчеләр өчен генә ачык.
Минем әнием — миңа иң якын һәм иң кадерле кеше. Мин аңа гомерлек бурычлымын.
Кечкенәдән үк ул безне тәрбияли, ярдәм итә, үзенең соңгы ризыгына кадәр бирергә әзер.
Әнием булуына мин бик шат һәм аның белән горурланам.
Фикеремне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: әниләрсез — без булмас идек, дөньяның яме
бетәр иде. Шуңа да әниләрне хөрмәт итик, кадерлик һәм яратыйк. Без аларга мәңгелек
бурычлы.
Эльвина Закирова
«Җәннәт — әниләр аяк астында» дигән мәкальне барыбызның да ишеткәне бардыр. Ләкин
без бу сүзләрнең мәгънәсенә тулысынча төшенеп бетә алабызмы? Ни өчен җәннәт? Ни
өчен ул әниләр аяк астында? Бер караганда, бу бик гади сораулар. Ләкин җавап бирә
башласаң, бик озак фикерләргә туры киләчәк.
Әни, әнкәй, әнием... Бу сүзләрне без һәр көнне кулланабаз, әниләребезгә яратып
эндәшәбез. Әниләр безнең тормышта бик мөһим урынны алып торалар. Нәрсә генә
булмасын: ниндидер яхшы яңалыклар, авыр, ярдәм кирәк чакларда, иң беренче
әниләребезгә хәбәр итәбез. Аларның сүзләрен ишеткәч, барлык борчылулар бетә, хәл
ителмәслек мәсьәләләр хәл ителгән сыман тоела. Без әниләребездән киңәшләр сорыйбыз,
соңыннан алардан тайпылмаска тырышабыз. Әниләрсез тормышыбызның яме булмас иде.
Әни кеше баласы өчен барысын да эшләргә әзер. Үзенә авыр булса да, иң мөһиме -
баласына яхшы. Мөмкин булса, әниләр, баласының юлы гел якты булсын өчен, күктәге
йолдызларны алып төшәрләр иде. Әниләрнең балаларына никадәр яхшылык теләвен,
күпчелек кеше аңлап бетерми шул.
Әниләр — безнең беренче адымнарны күргән, кечкенә генә уңышларыбызга да сөенгән
кешеләр. Кечкенә чактагы нинди генә вакытны искә төшермик, иң беренче күз алдына
әни, аның безнең өчен борчылулары, әз генә булса да орышулары, сөенүләре килә. Бу
хатирәләр мәңгегә онытылмаячак.
Без үскән саен, әниләр олыгая. Битләре җыерчыклана, хәл-торышы үзгәрә, ләкин бу
үзгәрешләргә карамастан, кечкенә чактагы якты күзләр, җылы, йомшак куллар, баласы
өчен борчылулар саклана. Шушы вакытта без әниләребезгә ярдәм итәргә, аларга
бурычыбызны кайтарырга тиешбез.
Минем үземнең әнием турында язып китәсем килә. Минем әнием — Фиразия. Ул шәфкать
туташы булып эшли, ак халаты үзенә бик килешә. Әнием бик тәмле итеп пешерә, аның
кулыннан барысы да килә. Мин аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Әнием — минем өчен
бик кадерле кеше, мин аны бик-бик яратам. Әнием бәхетле булсын өчен, мин барысын да
эшләргә риза.
Җәннәт — әниләр аяк астында. Әниләрне кадерләргә, яратырга кирәк. Әни — безнең
бердәнберебез. Әни булганда гына тормыш ямьле була.
Нуриева Ләйлә
Җәннәт-әниләрнең аяк астында. Миңа калса, бу бик дөрес җөмлә.
Әни... дөньяда иң көчле, иң кадерле кешегә без шундый кыска, ләкин шундый җылы һәм
якын сүз белән дәшәбез. Без аларга тормышыбыз, тыныч көнкүрешебез, балачагыбыз
белән бурычлыбыз.
«Хатын-кыз—ана» төшенчәсе «Ватан—ана» төшенчәсе белән аваздаш. Ир-атлар сугышта
күрсәткән батырлыклары өчен медальләр алсалар, хатын-кыз өчен чын батырлык—әни
булуда. Без кайвакыт, әниләргә ничек авыр, кыен булганын күз алдына да китерә
алмыйбыз... Аналар балалары өчен барсына да әзер, алар безне саклап-яклап йөрүчеләр.
Алар-фәрештәләр.
Әни берәү генә, без аларны туганда ук үзебез сайлыйбыз. Әниләрнең кадерләрен
белергә, аларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк! Син безнең өчен бик кадерле.
Бәйрәмең белән, кадерле әнием!
Сабирова Ильвина
Әни — иң изге кеше! Дөньяда әнидән дә газизрәк зат юктыр. Әнисе булган бала
бәхетледер. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең
җылы кочагына сыенабыз. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен
авыруларның, борчуларның беткән кебек була. Ничә яшебезгә җитсәк тэ, безне сабый бала
кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә — әни. Ул безне җил — яңгырдан саклап
үстерә, олы тормышка әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итә.
Минем үземнең әнием турында язып китәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң
кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием — кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Әниемнең
йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә. Мәктәптән
кайтуга безгә тәмле-тәмле ризыклар пешереп куя һәм ачык йөзе белән безне каршы ала.
Әни булганда, өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык
бирә.
Җәннәт — аналарның аяк астында. Бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк
җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Без әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләрне
китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен
иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит, сез.
Бәйрәмең белән, кадерле әнием!
Харитонова Алинә
Коръәндә әниләр турында " Әниләр аягы астында җәннәт" дигән аять бар. Ул -
илаһилык белән изге бәйләнеш, безнең бәрәкәт, бәхет. Әни- безнең һәрберебез өчен иң
якын кеше. Ул, безнең динебез кебек ук зирәк һәм мөбәрәк, ул безгә бик якын һәм кадерле
кеше. Шуңа да без аларны яратырга, кадерләргә, сакларга һәм ихтирам итәргә бурычлы.
Бәйрәм белән котлыйм. Озын гомер, сәламәтлек телим. Мин сиңа бик рәхмәтле.
Бәйрәмең белән, кадерле кешем!
Салахова Камилә
Җәннәт — әниларнең аяк астында. Әйе, чыннан да, һәркемнең тормышында иң изге кеше
ул — әни. Безгә көн саен ярдәм итеп, яратып, хөрмәтләп торучы әниләребезнең аяклары
астында ул җәннәт. Әйе, минем өчен иң якын кешем ул — минем әнием. Мине дә чын
күңелдән яратучы бердәнбер кеше — әни. Мине кеше итәр өчен никадәр авырлыклар,
мәшәкатьле юллар үткән кешеле, тәрбияле, әдәпле, инсафлы булырга өйрәтә. Акыллы
киңәшләре белән миңа туры юлдан барырга ярдәм итә. Ул минем өчен барлык эштә дә
үрнәк, ышанычлы дус. Уңышларың өчен сөенә, горурлана. Алдагы көндә мин дә әниемнең
ярдәмчесе, киңәшчесе булып, зур уңышларга ирешеп, әниемне сөендерәсем килә. Ул бит
минем иң кадерле кешем! Саф күңелле, игелекле, әниләребез җәннәткә керергә хаклы бит.
Үсеп җиткәч, без дә аларга бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы,
мәрхәмәтле булырга кирәк. Әти-әниләр олыгаеп, безнең ярдәмгә мохтаҗ булганда, аларга
йомшак сүзләр белән генә дәшсәм иде. Бәйрәмең белән, кадерле әнием!
Ханнанов Рәмилә
Җәннәт — әниләрнең аяк астында. Мин бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Һәркемне
чын күңелдән яратучы бердәнбер кеше — әни. Безне яратып, хөрмәтләп торучы,
ялгышларыбызны гафу итүче әниләребезнең аяклары астында ул — җәннәт. Минем өчен дә
иң якын кешем ул — әнием. Ул мине бөтен көчен куеп, тәрбияләп үстерде, миңа барлык
назын, җылысын бирде. Әнием олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләр белән
ярдәм итеп тора. Янәшәмдә әнием булганга мин бик бәхетле. Үсеп җиткәч тә, без әниләргә
бурычыбызны кайтарырга тиешбез. Аларга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булсак,
әниләрнең елмаюы мәңге күңелгә рәхәтлек бирер. Әнисез тормышны күз алдына
китерергә дә мөмкин түгел. Дөньядагы һәр әни дә кояштай озын гомерле булсын иде.
Әниләр — бөек затлар. Кеше үз әнисен онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Игелек
китерүче, шушы әниләребез — җәннәткә керергә хаклы. Шуңа күрә дә, җәннәт -
әниләребезнең аяклары астында. Киләчәктә дә әниемнең киңәшчесе, ярдәмчесе булып,
аның йөзендә бары тик елмаю гына күрәсем килә. Бәйрәмең белән, кадерле әнием!
Шәмсиев Камил
Әни — һәркемнең тормышында иң мөһим кеше. Ул безнең беренче укытучыбыз, якын
дустыбыз, һәм тормышыбызның иң зур терәге. Әниемнең мәхәббәте һәм кайгыртуы безне
һәрвакыт көчле һәм ышанычлы итеп тота.
Әниемнең йөзе һәрвакыт елмаеп тора. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә, минем уңышларым
белән горурлана, авырлыкларымны уртаклаша. Әниемнең кочагы — минем өчен иң
куркынычсыз урын. Ул миңа тормышның кыйммәтләрен, яхшылык һәм начарлыкны
аерырга өйрәтә. Аның киңәшләре миңа һәрвакыт юл күрсәтүче маяк булып тора.
Әниемнең мәхәббәте һәм кайгыртуы безнең гаиләне берләштерә. Без бергәләп ял итәбез,
бәйрәмнәрне үткәрәбез, һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез. Әнием безнең өчен гаилә учагы
булып тора, аның тирәсендә һәрвакыт җылылык һәм бәхет чаткылары.
Мин әниемне бик яратам һәм аңа рәхмәтлемен. Ул миңа тормышта дөрес юлны табарга
ярдәм итә, һәм мин аның белән горурланам. Әни — минем өчен иң кадерле кеше, һәм мин
аның мәхәббәтен һәрвакыт йөрәгемдә саклаячакмын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев