Актаныш

Актаныш районы

16+
Әдәби балкыш

Алсу Галиева: Хуш киләсең, ямьле яз!

8 нче март, Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәрдә сөйкемле гүзәл затларыбыз да тагы да нурланыбрак китә. Күңелдә җыр, шигырь, моң туа! «Агыйдел дулкыннары» иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы Алсу Галиеваның да илһам нурлары нәкъ шушы мәлләрдә чорнап алган. Алсуның шигъри тәлгәшләрен тәкъдим итәбез.

Алсу Галиева

***

Бер, ике, өч — кыштан язга күч;

Дүрт, биш, алты — ак юрган эреп акты;

Җиде, сигез, тугыз, ун — эшләрегез булсын уң!

 

***

Әйдә әле, ач күңелең

Бик күңелле, яшәү рәхәт
 Күңелләрең бикләмә.
 Бәхет янда очып йөри,
 Күрмим диеп, үртәмә.
 
 Әйдә әле, ач күңелең,
 Керсен түргә саф һава.
 Инсаннарга сафлык җитми
 Бу тынгысыз дөньяда.
 
 Ни дисәң дә, җир түгәрәк,
 Түгәрәктән әйләнә.
 Койрык кебек гамәлләрең
 Һәр адымга бәйләнә.
 
 Әйдә әле, ач күңелең
 Керсен түргә яктылык.
 Оялып торган бәхетең
 Күптән оя корырлык.

***

Йолдызлы уен

Иртәнге як. Алсу шәфәкъ
 Төреп алган офыкны.
 Сабыем, кичтән күзәткән,
 Эзли күктә йолдызны.
 
 Төн җиткәндә, и уйнады,
 И уйнады качышлы;
 Пәрдә аша, кызык ясап,
 Күзләрен дә кысышты.
 
 Әкияти бер уенда,
 Караңгы күк — куркыныч.
 Имеш, урлаган йолдызын,
 Шым гына тор, тып-тыныч.
 
 Ә бүгенгә, иптәше юк,
 Алсу шәфәкъ офыкта.
 Тик ярым ай чалымнары
 Йолдызның урынында.
 
 Йолдызлы кич маҗарасы
 Кабатланыр бик тиздән.
 Көн саен яңа ачышлар,
 Хәерле булсын иртә!

 

***

Сәлам кояш, яңа көн!

Сузам офыкка учымны
 Таң нурларын тоярга,
 Мөлдерәмә җылы хисләр
 Күңелемә җыярга.
 
 Гаҗәеп лә таң атуы,
 Сәлам кояш, яңа көн!
 Син бүген дә, вәгъдә иткән
 Күркәм төскә төрендең.
 
 Юмартлыгың ис китәрлек,
 Сокланам байлыгыңа:
 Энҗе-мәрҗән, гәрәбәләр
 Җемелди як-ягымда.
 
 Һәр яңа көн — яңа тормыш,
 Рәхмәт матур иртәмә.
 Тамчы-тамчы хисләремне
 Салдым шигъри тезмәгә.

 

***

Капкалар ачык торсын

Тузганактай очар идем
 Кырык якка җилгә уралып,
 Көткәннәргә кунар идем
 Бер шатлыклы хәбәр таратып.
 
 Аксын әйдә, күз яшьләре
 Бәгырькәйләр таш түгел.
 Сәбәбен күптән көтә ич
 Газиздән газиз күңел.
 
 Мин ризамын, мин эрермен,
 Хәбәрем тик таралсын.
 "Тиздән кайтам, исән-имин.
 Капкалар ачык торсын"

 

***

Февраль кулларын болгый


 Усал кышның күңелләрен
 Эретеп кояш балкый,
 Ямьле язны каршыларга
 Февраль кулларын болгый.
 
 Калын киемле агачлар
 Өс-башларын селкеде,
 Кар тузаныннан арынып
 Киемнәрен җилпеде.
 
 Аяк астындагы карлар
 Көн дә яңа җыр көйли,
 Әлегә ич яз халәтен
 Алар тәгаен белми.

 

***

Иртәгә яз

Кыш айлары бик тырышып
 Өйгән иде кар таулар,
 Бүген соңгы тапкыр шуам,
 Иртәгәдән яз туар!
 
 Кояш инде бер атналап
 Яздагыча сәламли,
 Әллә инде февраль аен
 Кышныкы диеп белми?
 
 Тамчылар да үз көенә
 Яз моңнарын тарата,
 Бу мизгелләргә сөенәм,
 Мин бит тормыш яратам.

***

Яз килә

Яз җиткән дип карасам,
 Карлары бар ләбаса,
 Түбәдә кар бирешми,
 Һаман да килеп төшми.
 
 Кар эри, тамчы тама
 Син боз астында торма,
 Яз килә ул әкренләп
 Салкын җаннарны көйләп.
 
 Урамда көн үзгәрде
 Дөнья язга төренде,
 Яз җырына сөенәм,
 Кояшка карап көләм.

 

***

Яз

Кыяр-кыймас, салмак кына
 Күбәләк карлар ява.
 Яз җиһанда, бар тереклек
 Йокысыннан уяна.
 
 Болытлы көн - саубуллашу,
 Кышның соңгы сәламе.
 Табигатьтә яңа сулыш,
 Яктылыкка үрләве.
 
 Юкара мамык юрганы
 Яңа көн туган саен.
 Язгы суларга туенып
 Бөрелә нәзек каен.
 
 Кояш нурлары сирпелә,
 Җылылык тоя һәркем.
 Шигыри юлларым белән
 Сезгә бәхет теләдем.

***

Хуш киләсең ямьле яз!

Тамчы җырлары яңгырый
 Тәрәзә төпләрендә,
 Кушылып кошлар да сайрый
 Ямьле яз иртәсендә.
 
 Хуш киләсең, хуш киләсең,
 Хуш киләсең ямьле яз!
 Күңелләргә, күңелләргә,
 Күңелләргә тула наз.
 
 Сайрар кошларның җырына
 Алкышлый гөрләвекләр,
 Язны көткән җир шарына
 Сарыла яңа төсләр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев