31 октябрь 2016 яңалыклары
-
Фаил Камаев: “Үзәк хастәханәдә сәламәтлекләрен тикшерү райондашларыбыз өчен бушлай башкарылырга тиеш” (ФОТООТЧЁТ)
Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев үзәк хастәханәдә булды. Район җитәкчесе хастәханәгә кайткан яңа җиһазлар белән танышты. Хастаханәнең матди-техник базасы елдан-ел ныгый, авыруларга ярдәм итү өчен мөмкинлекләр дә арта бара. Яңа җиһазлар да авыруларны башлангыч чорында ук ачыкларга һәм шул рәвешле кеше гомерләрен саклап калуга ярдәм итәчәк. Шунысы сөенечле,...
-
Татарстан синоптиклары алдагы ике көндә көчле кар-бураннан кисәтә
Җиргә вакытлыча кар ятты инде, синоптиклар юлларда бозлавык урнашачагын хәбәр итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикада 31 октябрь - 1 ноябрьдә һава шартларының тагын да бозылуы турында кисәтә. Шушы ике көндә Татарстанда кар, кайбер районнарда юеш кар явачак, урыны белән көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 15 метр тизлектә җил-буран уйнаячак, буран вакытында күз...
-
Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы
Репрессия корбаннары… Кемнәр соң алар? Йорт-җирләрен тартып алып, мөлкәтләрен сатып, үзләре Себер якларына сөргенгә җибәрелгән, сәяси җәзага дучар ителеп, бер гөнаһсызга хөкем ителгәннәр алар... Язмам Мәчти авылы корбаннары турында. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә нәшер ителгән 18 томлык "Хәтер" китабының 7нче, 14нче, 16-17нче томнарын тапмадым, калган 14 томы белән...
-
Җылы сүз таш эретә
Тәрбия - баланы тиешле әдәп кагыйдәләренә, тормыш итү күнекмәләренә өйрәтү ул. Мәктәбебездә укыту һәм тәрбия бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Тәрбия барышында мәктәптә һәм сыйныфларда укытучыларга тәрбиягә авыр бирелүчән балалар белән эш итәргә туры килә. Мондый балалар мәктәптә, гаиләдә, урамда тәртип бозалар, дәрес алып барырга комачаулыйлар. Алар шулай ук дәрескә әзерләнмиләр,...
-
Районда математик карусель нәтиҗәләре билгеле
Такталачык мәктәбендә "Дәрестә тематик контроль, бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары биремнәре нигезендә гамәли эшләр" темасына математика укытучыларының район семинары булып узды. Семинарда Такталачык мәктәбенең математика укытучысы Алсу Гыйльфанова "Турыпочмаклы өчпочмакта тригонометрия" темасына мәсьәләләр чишү мастер-классы күрсәтте. Шул ук вакытта 5-6 нчы сыйныф укучылары "Математик карусель" мәсьәләләр чишү ярышында катнаштылар. Конкурста...
-
"ТАТАР РУХЫ ҺӘМ КАЛӘМ": Журналистыбыз Ләйсән Газизова бүләкләү тантанасында
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесе: «Актаныш авазы» телевидениесе журналисты Ләйсән Газизова җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында.
-
Атна вакыйгалары 27.10.2016
-
Актаныш үзәк балалар китапханәсендә – яңа китаплар (ИСЕМЛЕК)
Сөмбел Гаффарова. Чынга ашачак хыял: Балалар өчен фәлсәфи-аллегорик повесть. Рухия Ахунҗанова. Шәһре Биләрдә кунакта: озын хикәя. Бу хикәя апалы-энеле Сөембикә белән Айтимернең Биләрдәге Җәмигъ мәчетен күрергә барулары, юлда алган мәгълүматлары һәм тәэсирләре турында. Китап урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә. Спорт энциклопедиясе: Малайларга, кызларга. Бу энциклопедия спорт сөюче...