31 июль 2024 яңалыклары
-
МХОдә катнашкан солдатның әбисе Фәйрүзә Имамгалиева авылдашлары белән солдатларга токмач кисеп озата
Тыңламас авылыннан Украинадагы неонацизм тарафдарлары белән көрәшергә шактый ир-егет хәрби хезмәткә киткән. Аларның шактые Россия, Татарстанның башка шәһәрләреннән чакырылган. Мәсәлән, 82 яшьлек Фәйрүзә Имамгалиеваның Тамбов шәһәрендә яшәүче оныгы Ренат контракт төзегәннән соң махсус хәрби операциядә катнаша. Чал чәчле әбекәй оныгы кебек солдатларга токмач кисеп озата.
-
Казанда «Чаша» янындагы агачны яшен суккан
Кичә, 30 июльдә Казан көчле табигать стихиясенә дучар булды. Хәтта «Чаша» янындагы агачны яшен суккан.
-
Минсельхозпрод РТ объявляет о начале приема заявок на предоставление гранта «Агростартап»
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о начале приема заявок на предоставление гранта по проекту «Агростартап», который реализуется в рамках федерального проекта «Акселерация субъектов малого и среднего предпринимательства» национального проекта «Малое и среднее предпринимательство».
-
Төнге маҗара: Актанышта кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана
Җәйге ял, каникулларда яшьләребезнең дәрт-дәрманы аеруча ташып тора. Кичләрен кая барып сугылырга, энергияләрен кая куярга белмәгәнгә, өлкәннәр көн саен кабатлаган «ярамый» дигән тыюлар да онытыла. Актанышта яшәүче яшүсмер егет өчен 30 июльдә кичке ял юл һәлакәте белән тәмамлана.