31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Юл аекларны ярата
-
Коймаларны сүтәргә туры киләчәк
29 гыйнвар көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә Актаныш авылы җирле үзидарә Советының 2013 елга багышланган исәп-хисап җыелышы узды. Көн салкын булуга карамастан, 115 кешегә исәпләнгән утырышлар залы артыгы белән тулы иде. Бүгенге көндә район үзәгендә 9429 кеше яши. 2013 елда 112 бала туган, 94 кеше үлгән. 162 пар яңа гаилә корган,...
-
Мәктәп ябылмады, эшчәнлеген вакытлыча туктатты
27 гыйнвар көнне Аеш авыл Советының еллык эшчәнлегенә багышланган исәп-хисап җыелышы үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация катнашты. Нинди генә авыл булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме - аның үзенә генә хас яшәеше, мәшәкатьләре, шатлык-сөенечләре бар. "Нигез" хуҗалыгы рәисе Дамир Җәлиловның сүзләре белән әйтсәк, авыл ул - кечкенә...
-
Киләчәктә авыл урамнарына асфальт түшәү дәвам итәчәк
Иске Айман авылы җирлегендә 2 мәктәп, 2 мәчет, 1 мәдәният йорты, 1 балалар бакчасы, 2 фельдшер-акушерлык пункты, 3 авылга 4 зираты бар. 3 авылны бер җирлеккә берләштергән авыл Советының, җирле халыктан кала, бөтен байлыгы шул. Күптән түгел биредә район хакимият башлыгы Фаил Камаев халык белән очрашып сөйләште. Әлеге очрашуның төп...
-
2013 ел йомгаклары буенча
Киров авыл җирлеге - беренче, Аккүз авыл җирлеге - икенче, Такталачык авыл җирлеге өченче урынны яулады. Җитәкчеләре Айваз Гафуров, Илфар Салихҗанов, Камил Шәйхразыев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Хуҗалыклар арасында "Әнәк" агрофирмасы (җитәкчесе - Фарис Фәтхиев) җиңүче дип табылды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында "Ташкын" хуҗалыгы (җитәкчесе - Рәүхәт Салихҗанов);...
-
2013 ел җиңүчеләре
Район үзәге урта мәктәпләре арасында Актаныш гимназиясе җиңүче дип табылды. Район урта мәктәпләре арасында беренче урында - Киров, икенче - Татар Суыксуы, өченче - Сәфәр урта мәктәбе. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында җиңүче дип Иске Кормаш мәктәбе билгеләнде. Икенче урында - Күҗәкә мәктәбе, өченче - Богады мәктәбе. Район үзәгендә...
-
Район данын якладылар
24 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Татарстан Республикасы беренчелегенә 17 яшькә кадәр һәм 17 яшьтән олыракларның чаңгы буенча чемпионаты узды. Анда 10 команда катнашты. 6 район һәм 4 шәһәр командалары. Безнең районнан 17 яшькә кадәр Актаныштан Рәсим Вәлиев, Татар Суыксуыннан Ильмар Минһаҗев, Такталачыктан Ильмир Галиев; зурлар...
-
“2014 ел – Мәдәният елы“на багышланган викторина
Хөрмәтле райондашлар! Үзәк китапханә сезне "2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторинада катнашырга чакыра. Сорауларга җаваплар үзәк китапханәдә 15 мартка кадәр кабул ителә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. "2014 ел - Мәдәният елы"на багышланган викторина сораулары 1. Актанышта мәдәният-ял паркында ничә атаклы иҗатчыга һәйкәл куелды, алар кемнәр, скульпторы кем? 2. "Агыйдел...