30 июль 2016 яңалыклары
-
Татулык, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү берләштерә
- Бергә яшик, бердәм булыйк, - дип, бер-берсенә җыр җырлап кунакларны каршы ала, кунакка йөрешә Татар Суыксуы авылы халкы. Җирлекнең үзенчәлеге - биредә ике милләт халкы инде менә 400 елга якын бер-берсе белән аралашып, дустанә яши һәм эшли. Җирлекләрдәге яшәү үзенчәлекләре белән таныштыручы семинар-киңәшмәнең чираттагысы 27 июль көнне Татар Суыксуы...
-
Ярлыларны киметү өчен хатын-кызларны декреттан иртәрәк чыгарырга кирәк
РФ финанслар министрының беренче урынбасары әйтүенчә, иң ярлы халыкның өчтән бере - яшь гаиләләр. Россиядә яшәгән иң ярлы халыкның 37 процентка якыны - ике баласы булган яшь гаиләләр, дип белдерде РФ Финанслар министрының беренче урынбасары Татьяна Нестеренко Владимир өлкәсендә үтүче "Территория смыслов на Клязьме" форумында чыгыш ясаганда. Бу хакта ТАСС...
-
Рәфхәт Хәлилов: “Мин акча өчен эшләмим”
Моннан өч еллар элек Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиягә Казахстаннан укырга килгән бер кыз турында, әтисе аның бик билгеле фотограф икән, кызы да аннан калышмый диләр, дигән сүзләр ишетелгән иде. Розалия Елжасова бик тиздән бу сүзләрнең хаклыгын эшләре белән исбатлый башлады - гимназиянең "Ак җилкән" газетасы фотохәбәрчесе вазифасын үз...
-
Урлыйбыз да, урлатабыз да (ФАКТЛАР)
2016 елның беренче яртыеллыгы дәвамында район полиция бүлегендә җинаять, административ, башка төр хокук бозулар турында барлыгы 1362 хәбәр һәм гариза теркәлгән. Узган ел 1340 булган. Теркәлгән хәбәрләрнең 101е җинаять билгеләре белән, узган ел 89 булган. Теркәлгән җинаятьләрнең 37се урлашу маддәсе буенча кузгатылган, узган ел бу сан 32не тәшкил иткән. Каракларның...
-
Кичерегез мине! (Булган хәл)
Без гаиләдә өч бала үстек. Әти белән әни барыбызны да тигез яратты. Ике сеңлем кечкенәдән гел алар сүзеннән чыкмады. Ә мин ирек яраттым. Башыма килгәннәр әнә шуның аркасында дип уйлыйм хәзер. Мәктәп бетергән елны әтием, Казанга бер югары уку йортына барып, мине урнаштырырга дип сөйләшеп кайтты. Әмма бу миңа ошамады....
-
Актанышлыларның Дельфинарийга сәяхәте
Игелек үзәге бинасы алдында иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы кайнады ул көнне. Бар да дулкынлана. Сөйләшүләрдә дә, әти-әниләрнең, балаларның үз-үзләрен тотышларында да сизелә ул. Ерак сәфәргә балаларның әти-әниләре белән бергәләп беренче тапкыр чыгулары. Игелек үзәге хезмәткәрләре дә дулкынлана. Бар хәстәр дә күрелгән. Автотранспорт предприятиесенең дүрт автобусы да балалар йөртү өчен махсуслаштырылган....
-
Игелекле нигез булсын
- Аккүз авылында дәүләт программасы кысаларында сугыш ветераннарын, аларның тол хатыннарын кайгыртып төзелгән дүртенче йорт бу. Йортның бөтен уңайлыклары да бар. Миндаһира апа Сабашниковага сәламәтлек белән, балаларының, оныкларының дәүмәтен күреп яшәргә язсын, игелекле нигез булсын. Республика, район җитәкчеләренә, йортны төзегән 6нчы ПМК җәмгыятенә рәхмәтлебез, - диде Аккүз авыл җирлеге башлыгы...
-
Игелек эшләргә ашык
Болгар тарихи-археологик комплексында "Яңарыш" фонды ярдәмендә төзелә торган ике объектта да төзелеш эшләре халык, игелекле кешеләребез ярдәме белән башкарыла. Райондашларыбыз да әлеге акциягә бик теләп кушылды. Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Ана иконасы соборы төзелеше өчен фондка бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр. Хакимият, район оешма-предприятиеләре беренчеләрдән булып тарихи истәлекле...
-
Татарстан юлында зур һәлакәт: 4 кеше хастаханәгә озатылган
Яшел Үзән районында ике җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәт аркасында 4 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, зыян күрүчеләр арасында балалар булмаган. чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=15770
-
Без дә мәктәпкә әзерләнергә булышыйк!
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш" республика хәйрия акциясе 2016 елда Татарстан Республикасында, шулай ук Актаныш районында да 10нчы тапкыр уздырыла. Аның төп максаты: аз керемле, күп балалы, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны яңа уку елына әзерләүдә булышлык күрсәтү. Безнең районда 2016-2017 уку елында 356 бала I сыйныфка укырга бара. Шулар...