30 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Актанышның мәгариф җитәкчеләре Дәүләт Советында «Парламент дәресләре-2023» темасы буенча сөйләшүдә катнашты
Бүген башкалабызның Дәүләт Советында «Парламент дәресләре-2023» темасы буенча мәгариф идарәләре һәм тарих, җәмгыять белеме фәннәре буенча район методик берләшмә җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.
-
Районыбыз алдынгылары Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте бүләкләренә лаек булды
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте туган җир, туган төбәк белән ныклы элемтәдә. Актаныш якташлык җәмгыятен 1999 елдан башлап җитәкләүче Вәсим Вахитовның зур хезмәт нәтиҗәсе ул. Вәсим Хуҗаҗан улы Алдынгылар җыенына да бүләкләр белән кайтып райондашларны барлык якташлар исеменнән кайнар котлады.
-
Гимназия укучылары рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында зур уңышларга иреште
Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында рус теленнән гуманитар гимназия-интернатның 7А сыйныф укучысы Авзалова Амелия (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы); 8 А сыйныф укучысы Шакирова Лиана (укытучысы Шәгъзамова Энҗе Фирдәвис улы) призер булдылар.
-
Гимназия командасы «Тату сыйныф серләре» бәйгесендә 2 нче урынны яулады
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10 сыйныф укучылары һәм ата-аналары Минзәлә шәһәрендә үткән «Тату сыйныф серләре» бәйгесендә 2 нче урынны яуладылар!
-
«Транснефть – Прикамье» выполнило диагностику более 380 единиц оборудования и свыше 2,2 тыс. км нефтепроводов в 2022 году
За 2022 год в зоне ответственности «Транснефть – Прикамье» было обследовано более 380 единиц технологического оборудования и запорной арматуры, продиагностировано свыше 2,2 тыс. км магистральных нефтепроводов, более 170 км магистральных нефтепродуктопроводов, а также подводные переходы общей протяженностью более 40 км. части.
-
Герой-шагыйрь М. Җәлилгә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» әдәби бәйгесендә Чуракай мәктәбе укучысы җиңү яулады
Тукай зонасына караган район укучыларының герой-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган «Поэт и музыка» әдәби бәйгесе булып узды.
-
Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм дәвам итә
Узган ялларда Аеш, Такталачык һәм Яңа Әлем җирлегендә яшәүче 7 гаиләгә утын кайтарылды.