29 июнь 2012 яңалыклары
-
Игътибар эзләү!
Бәдртдинова Гөлназ Индус кызы -1.02.1997 елда туган, 26.01.2012 ел иртән мәктәпкә киткән җирдән югалды. Җилкәдән бөдрә кара чәчле, буе 165 см тирәсе. Күзлек кия (кара оправалы). Югалганда аксыл тунда, итек кигән иде. Кара стрейч чалбар, өстендә водолазка һәм кара кофта. Тулы гәүдәле, алка-йөзекләре юк. Кысык күзле, түгәрәк йөзле. Гөлназ Индус...
-
“Татарстан Республикасының атказанган укытучысы“
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты мәгариф идарәсенең Совет районы буенча мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары якташыбыз Вахитова Энҗе Муллаян кызына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Министр – Яңа Әлемдә
26 июнь көнне Актанышка, озакламый "Башак" хуҗалыгы җирлегендә узачак республика семинарына әзерлекне карау максатыннан ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, министр район хуҗалык басуларын карады, төзелештән гөрләп торган "Башак" ҖЧҖнең ферма,...
-
“Ният бар, максат бар, теләк бар”
- Егерме ел элек Хаҗга баргач, сокланып кайткан идем. Юл буенда тукталып, ял да итәсең, мәчеттә намаз укыйсың. Тәһарәтханәсе дә, барлык уңайлыклары да бар. Бүген олы юлдан Актаныш районына кергәндә урнашкан юл мәчете - "Нур" мәчетен ачу тантанасында катнашам. Олы бәйрәм ясадыгыз, - диде Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзаратының Баш...
-
“Игелек марафоны“
Кешене кылган гамәлләре матур күрсәтә. Авыр тормыш ситуациясендә калган райондашларыбызга карата ихлас ярдәм дә безнең җаныбызга тынычлык бирә, яңа эшләргә илһамландыра. Шушы көннәрдә генә Актаныш авылында яшәүче Мәрьямә Шәязданова "Игелек марафоны" фондына 10 пар оекбаш бәйләп китергән. "Айяр" оешмасы җитәкчесе Фәнис Габдуллин инвалидлар катнашында үткәрелгән төрле чараларда- смотр концертлары, теннис,...
-
Владимир Путин Федераль законга кул куйды
Россия Президенты Владимир Путин "Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында" Федераль законының 1.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга кул куйды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте. Шушы закон нигезендә Россиянең яңа истәлекле датасы - 27 апрель - Россия парламентаризмы көне билгеләнгән. Бу дата 1906 елда Дәүләт Думасы...
-
Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү
Күпфатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү буенча быелга расланган программага Актанышның Тынычлык урамындагы 34, 35, 36 нчы күпфатирлы йортлары кертелде. Ремонт эшләре апрельдә башланып, июньдә төгәлләнергә тиеш иде. Шушы көннәрдә алар, ремонтланып бетеп, Яр Чаллы шәһәре торак инспекциясенең соңгы кат сынавын үттеләр. 34 нче йортны Ренат Гайнуллин җитәкчелегендәге "Теплолюкс", 35 нчесен...
-
Универсаль спортзал төзелә
Актанышта универсаль спортзал төзелә башлады. Ә чаңгы базасын шушы көннәрдә тапшырырга җыеналар.
-
Азнакайлылардан ихлас рәхмәт
Район, республика бәйгеләрендә дә кайчак көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Шушы көннәрдә генә Тукай районында үткәрелгән туризм чемпионатында Алабуга шәһәреннән килгән инвалидның, ялгыш бәрелеп, яңак сөяге урыныннан күчә. Хәлиткеч санаулы минутлар эчендә безнең район үзәк хастаханәсеннән Актаныш командасының сәламәтлек торышы өчен җаваплы, озата килүче хирург Альберт Трегулов ашыгыч беренчел ярдәм күрсәтә....
-
Тимер юл магистрале төзелешен башлауга 100 ел
Кама елгасының сулъяк ярында тимер юл магистрале төзелешен башлауга 100 ел. Магистраль Екатеринбургка таба сузыла. Кама елга пароходчылыгы буксирлары 1912 елда Бутыш рельсы җирлегенә рельслар, цемент һәм төзелеш материаллары ташыйлар. Юбилей датасы уңаеннан Тимерюлчылар көне уңаеннан 5 августта Кама станциясендә тантаналы чара оештырылачак, дип хәбәр итте
-
Польшадан да киләчәкләр
"Бүләк" сәламәтләндерү аланы елдан-ел үз исемен аклап, балалар өчен җәйге ялларда чын-чынлап зур бүләккә әверелеп килә. Хәер, балалар өчен генә түгел, район өчен дә зур бүләк ул. Үзем әйдәман булып йөргән чакларны искә алам да, аланның бүгенге яшәеше белән чагыштырам- җир белән күк арасы. Үзгәрешләр тышкы матурлыкта, бизәлештә генә түгел,...
-
Чишмә буенда сандугачлар сайрарлармы?
Туган ил әти-әни, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана, һәркем туган ягын ярата, читкә китсә-сагына, туган як табигате аны үзенә тарта. Туган авыл чишмәсенең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, сагынган күңелләргә дәва була. Күрәсең, шуңадыр - кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп...