28 март 2024 яңалыклары
-
Ифтар-2024: Якташыбыз Вәсим Вахитов райондашларны авыз ачу мәҗлесенә җыйды
Изге рамазан аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре оештыру бик күркәм, игелекле гамәл. Казандагы «Актаныш якташлык җәмгыяте» җитәкчесе Вәсим Вахитов ел саен туган ягыбызга кайтып матур очрашу- ифтар үткәрә. Быелгы ураза аенда да әлеге традициягә тугры калып Вәсим Хуҗаҗан улы «Җәмигъ » мәчетендә мәҗлес уздырды.
-
Казанда үз үзләренә зыян салучы кешеләргә ярдәм итүче психология белгечләренең конференциясе узачак
29 мартта Казанда психологлар, психотерапевтлар, балалар һәм өлкәннәр белән эшләүче укытучылар өчен россиякүләм фәнни конференция булачак. Гади генә әйткәндә, суицид, наркомания, алкоголизм һәм башка начар күренешләргә киртә кую максатыннан үткәрелә ул.
-
Актанышның беренче санлы мәктәбенә 36 миллион сумлык ремонт керде
Районыбызда ел саен зур төзелеш эшләре башкарыла. 2024 елда да Актанышны зур яңарышлар көтә. Әйтик, Актанышбаш авылында башкарма комитет өчен дәүләт программасы нигезендә яңа бина төзелә башлады. «Иман» спорткомплексында да күптән көтелгән төзекләндерү эшләре кайный. Ә Актанышның беренче санлы мәктәбен заманча дәрәҗәгә җиткерү өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән 36 миллион сум акча бүлеп бирелде. Февраль аеннан төзүчеләр мәктәпне төзекләндерергә тотынды.
-
Бездә- ташламалы бәя вакыты җитә: «Актаныш таңнары»на очсыздан гына язылып калыгыз!
1 апрельдән «ТАТМЕДИА» газета-журналларына 2024 елның икенче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу игълан ителә.
-
1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен СНИЛС таләп ителәчәк
Россиядә 1 апрельдән машина йөртү хокукына имтихан тапшырырга рөхсәт алу һәм аннары машина йөртү таныклыгы алу өчен шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) бирергә кирәк булачак.
-
Технология техникумында «Үз һөнәренең остасы» конкурсы узды
Уку йортыбызның матур традициясе - «Үз һөнәренең остасы» конкурсы. Әлеге бәйге техникумда укучы егетләр-кызлар арасында үткәрелеп, үз юнәлешләре буенча һөнәри осталыкларын билгеләүне алмаксат итеп куя.
-
«Актаныш-информ»да туры эфир: РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге хезмәткәре белән әңгәмә
Бүген «Актаныш-информ»ның ВКонтакте социаль челтәрендә туры эфирда Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Регина Камалова белән әңгәмә кордык.
-
Татарстанда су басу вакытында 200дән артык торак пункт зыян күрергә мөмкин
Татарстанда су басу зонасына 39 муниципаль берәмлектәге 220 торак пункт эләгергә мөмкин, анда 13 000 нән артык кеше яши. Бу хакта республика вице-премьеры хәбәр итте.
-
Матур гаилә- ил терәге: Аеш авылыннан Мөдәллиф һәм Рәфига Галимәрдәновлар зөбәрҗәт туйларын каршылады (фотолар)
Аеш авылында яшәүче Мөдәллиф белән Рафига Галимәрдәновлар март аенда бергә гомер итүләренең 55 еллыгын-зөбәрҗәт туйларын каршылады. Галимәрдәновларны район ЗАГС бүлегендә узган тантанада Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов изге теләкләр белән котлап үзенең рәхмәт хатын, чәчәк гөлләмәләре, җылы юрган тапшырды.
-
Балалар сәнгать мәктәбе пианистлары Казан Дәүләт консерваториясе каршында «Идел буеның сәләтле балалары- 2024» язгы иҗат мәктәбендә белемнәрен күтәрде
Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамазан Хаҗиев укытучысы Алсу Баһаутдинова белән Н.Г.Жиганов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә «Идел буеның сәләтле балалары- 2024» пианистлар өчен язгы иҗат мәктәбендә укып кайтты.
-
1 апрельдән Актаныш районы мәктәпләренә Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 1 сыйныфка гаризалар кабул итү башлана
1 апрельдән республикада яшәүчеләр Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша балаларны беренче сыйныфка кабул итү өчен гариза бирә ала.
-
Яңа Әлем балалар бакчасында театр көнендә спектакль куйдылар
27 март-Бөтендөнья театр көне буларак билгеләп үтелә.
-
Такталачык авылының «Альтаир» кафесы авылдашлары өчен ифтар мәҗлесе уздырды
Такталачык авылының «Альтаир» кафесында авылдашларыбыз өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде, дип хәбәр итә безгә авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.