27 декабрь 2017 яңалыклары
-
Обратиться за ежемесячной выплатой при рождении первого ребенка в РТ можно с 3 января
За назначением ежемесячной выплаты при рождении первого ребенка жители республики могут обратиться в течение шести месяцев со дня рождения ребенка. Уже с 3 января 2018 года во всех территориальных органах социальной защиты Татарстана будут приниматься документы, необходимые для назначения ежемесячной выплаты при рождении или усыновлении первого ребенка. Об этом сообщила...
-
Хәбәрләр 26.12.2017
-
Көрәшчеләребез Әлмәттә бил алышты (НӘТИҖӘЛӘР)
Көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәт шәһәрендә узган XI яшүсмерләр турнирында Актаныш спортчылары бик матур нәтиҗәләр белән кайтты. Үз авырлык үлчәүләрендә Фарис Хуҗин, Раббани Нургалиев келәм батыры калдылар, Айнур Мирзаянов, Заһит Шәйхәйдәров - II, Рафил Галиев, Ришат Мәрдәнов III урын яулады.
-
Безнекеләр Республика бәйгесендә җиңү яуладылар
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары каләм ияләре арасында үткәргән "Үз йөрәгеңне тыңла" республика бәйгесендә Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәгенең радиотапшырулар бүлеге журналисты Әлфия Габделкәбирова "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә икенче урынны яулады. Шушы ук бәйгедә "Балалар сәламәтлеген кайгырту буенча иң яхшы материал"номинациясендә "Актаныш таңнары" газетасы журналисты, хезмәттәшебез Рузилә Хәсәнова да дәрәҗәле...
-
Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды
Ул 1 гыйнвардан соң туган яки уллыкка алынган беренче балага 1,5 яшькә кадәр бирелә. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы "Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы" Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы - 10 мең...
-
Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән
Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән. 2010-2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм...
-
Актаныш егетләре - Татарстан чемпионнары
Җиңел атлетика буенча 21-24 декабрь көннәрендә Казанда узган Татарстан чемпионаты һәм беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбендә үсеп канат ныгыткан егетләр - Илһам Закиров 400 метр, Искәндәр Һадиев 3 мең һәм 5 мең метрга йөгерүдә Татарстан чемпионнары исемен яуладылар. Остазлары - Рузил Тимеров.
-
Бадминтон буенча актанышлыларның уңышы зурдан
Бадминтон буенча Татарстан кубогына ел дәвамында барган ярышка йомгак ясалды. 23-24 декабрьдә финал уеннарында гомуми нәтиҗәләр буенча Актаныш спорт мәктәбендә тәрбияләнгән, хәзер физик культура буенча Идел буе академиясе студенты Рәзил Хәбибуллин Казан кызы Яна Туринге белән mix уенда I урынны яуладылар.