27 июль 2016 яңалыклары
-
Марат Әхмәтов:" Актанышлыларда бик югары игенчелек культурасы" (ВИДЕО)
-
Технология техникумы территориясеннән югалан мал иясенә кайтарылды
Актаныш районы эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан "кайнар" эзләр буенча караклык факты ачылды. 9-12 июль аралыгында технология техникумы территориясеннән 410 мең 400 сумлык "Брингман" маркалы штукатур станциясе югала. Урланган мал табылып, иясенә кайтарылды. Тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше ачылды, тикшерү дәвам итә.
-
Марат Әхмәтов янә Актанышта: нинди бәя алдык? (ФОТОЛАР)
Урып-җыю эшләренең һәм көзге чәчүгә әзерлекнең ничек барышы белән танышу максатыннан бүген авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Актаныш районы кырларын карады. Шулай ук ул "Башак" хуҗалыгы базасында "Көзге уҗымнарны чәчүне оештыру һәм туфрак эшкәртү" темасына 12 район белгечләренә семинар уздырды. Эшлекле сөйләшүдә төп басым туфрактагы дым запасын туплау...
-
Рәшидә Миргаязова хөрмәтләнде
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен "Саклык банкы" акционерлык җәмгыятенең 8610/0210 санлы өстәмә офисының хезмәт күрсәтү буенча өлкән менеджеры Рәшидә Хәсәншәех кызы Миргаязова Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
-
Ак калфаклылар - Ак Иделдә (Эксклюзив ВИДЕО)
Актанышка килгән ак калфаклы туташ һәм ханымнар Агыйдел елгасы буйлап паромда йөзүләрен озак вакыт күңелләрендә сакларлар әле.
-
Дәниф Харисов: “Актанышта корылык 350-400 млн сумлык ашлыкны юк итте”
Биредә 57 көн дәвамында яңгыр яумаган. Татарстанда кызу урак өсте бара. Артык корылык республиканың кайбер районнарында өлгергән уңышны да югалтырга мәҗбүр итә. 26 июль мәгълүматлары буенча, Татарстанның Актаныш районында 48,7 мең тонна ашлык суктырылган. Гектардан якынча 40 цетнер уңыш җыеп алына. Урып-җыю мәйданнары исә 44 мең гектарны тәшкил итә. Районның...
-
Аккалфаклылар: Актанышка тагын киләбез әле!
Актаныш районында күптән булганым юк иде инде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова узган атнада аккалфаклыларның Актанышта узачак өч көнлек күчмә утырышына чакыргач, сөенә-сөенә юлга кузгалдым. Беренчедән, Акта¬ныш¬ның "апаем","үскәнем", "бараем" "җырлаем" дип көйләп сөйләшүче ихлас, кунакчыл халкын күрәсем, Австралия¬дән, Польша, Казахстан,...
-
В Татарстане произошла страшная авария, есть жертвы
На территории Заинкого района произошла авария, в которой погибли люди. По данным отделения ГИБДД отдела МВД России по Заинскому району, 25 июля в 16.55 часов на 3 км (+500 метров) автодороги д.Урсаево -д.Ромашкино, водитель автомобиля "ВАЗ-21120" в нарушении п. 10.1, 9.1 ПДД не обеспечил безопасную скорость для движения. Он не...
-
Тукай районында бодай басуы яна
Тукай районының Түбән Суыксу авылында бодай басуы яна. Зур яңгын турында ВКонтакте социаль челтәренең "Набережные Челны Онлайн" төркемендә хәбәр итәләр. "Янгыр сүндерүчеләрне чакырганнардыр дип ышанам, ут урманга барып җитсә, аны сүндергәнче җиде тиргә батарсың", - дип яза төркем вәкиле. "Махсус ут төрткәннәрдер аңа", - дигән шик белдерә икенче вәкил. чыганак:...
-
Актанышта "Чиста яр" экологик акциясе үтте (ФОТОЛАР ДА БАР)
Аллага шөкер, бүген яшьләребез алдынгы карашлы, тырыш, намуслы, үз алларына куйган максатларына ирешергә омтылып, һәм һичшиксез ирешеп, актив тормыш позициясе алып баралар. Ә бит дөрестән дә, бүген яшьләр нинди - киләчәгебез дә шундый. Димәк, яшь дустым, киләчәгең синең үз кулларыңда. Сиңа мөрәҗагать итәм, тырышып укы, бу катлаулы тормыш юлында үз...