27 май 2016 яңалыклары
-
Актанышта савымчылар, лаборантлар һәм зоотехникларның район конкурсы (ФОТОЛАР)
Районыбызда үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 41нче тапкыр оештырылды.
-
Район инвалидларны социаль яклау фондының 3 нче утырышы узды
27нче май көнне район инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 12 гариза каралып, шуларның 9сы уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга катлаулы операцияләргә һәм кыйммәтле даруларга фондтан 165 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
-
Универсиада авылында фаҗига булган
Универсиада авылында тулай торак янындагы йортның 15нче катыннан егылып төшкән студент кызның мәетен бүген иртән тапканнар иде. Кыз үзенә кул салыр алдыннан язу калдырган, анда ул үлемендә беркемне дә гаепләмәүләрен сораган. Бу хакта тикшерү комитеты хәбәр итә. 19 яшьлек Ләйсән Әхәтова КФУның беренче курсында укыган. 5 катта яшәүче кыз, 15нче...
-
Актанышның иң оста савымчысы билгеле
Районыбызда 41 тапкыр үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 27 май көнне "Башак" хуҗалыгының җәйләвендә оештырылды. . Биредэ хуҗалыклартан савымчы, лаборант, зоотехник көч сынашты. "Наратлы " хуҗалыгының алдынгы савымчысы Дилүзә Яппарова тарафыннан бәйгенең әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте. Савымчылар теоритик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны...
-
Китапханәчеләребез хөрмәтләнде (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
27нче май көнне китапханәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Чарада гомерен китапханәгә багышлаган, сабыр, кыенлыкларга бирешмичә үз һөнәрләренэ тугры калып, әле бүген дә китаплар дөньясында яшәгән китапханәчеләребез дә, әле яна гына китапханә ишекләрен ачып үз хезмәт юлларын башлаган хезмәттәшләребез дә бар иде. Чараның күңеллле мизгелләре булып гомере буе меңәрләгән китап...
-
Кеше сөте
Галиябану Казан базарларының берсендә каймак, сөт, эремчек сата. Күршесендә - Арча якларыннан килгән ханым. Аның сатасы ике генә шешә сөте калган. Галиябануга, күзләрен мөлдерәтеп карап: «Апай җаным, шушы ике шешә сөтне сиңа калдырып, базарны әйләнеп килим әле. Алучы булса, сатып җибәр. Бәясен беләсең инде: шуннан арттырма да, киметмә дә», -...
-
Хуҗасыз этләр үрчи - кем гаепле?
Җәй көне урамга чыгарга да куркып торасың. Көтүләре белән пәйда булган хуҗасыз этләр каршыга килә дә чыга. Район-авыллар өчен дә хәзер инде бу - гадәти хәл... . Ел саен сукбай этләрнең тешләвеннән зыян күргән 6 меңгә якын кеше республиканың дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итә икән.. Ни кызганыч, зыян күргәннәрнең 25 проценты...
-
Аларга бит дөнья тубыктан...
Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссиянең бик күп утырышларында катнашырга туры килгәнлектән, анда каралган эшләрнең һәрберсе күңелгә кереп кала. Вакытлар үтсә дә, кайберләре искә төшеп, уйландыра, хәзер ничек икән, дигән сорау тынгы бирми. Эшләр исә төрле, беркетмәләрнең кайберсе баласы тәртип бозган өчен әти-әнигә төзелгән, икенчеләре - даими эчүчелек белән шөгыльләнгән...
-
Үз мәктәбебезгә булышыйк!
25 майдан "Үз мәктәбеңә булыш" дигән республика акциясе старт алды. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Без ничә яшьтә булсак та, кайда гына һәм кем генә булып эшләсәк тә, кайчандыр мәктәпләрдә белем алган кешеләр. Үзебезгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбыз, белем учагы күңелләрдә саклана. Аларга булган ихтирам хисләрен, әлеге акция...
-
Кыңгырау чыңы – аерылышу моңы
Вакыт галиҗанәпләре бер туктап тормый. Күз ачып йомганчы атналар, айлар, еллар үтә. Үзенең шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән тагын бер уку елы артта калды. 25 май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге тавыш үзәкләргә үтеп, күңелләрне айкады. Әле кайчан гына мәктәп бу балаларны беренче сыйныфка кабул итеп алган иде, инде менә зур...
-
Һава да чиста, кесә дә калын
Елдан-ел Татарстан юлларындагы машиналар саны арта бара. 2005 елда республикабызда 906 мең транспорт чарасы теркәлгән булса, агымдагы ел башына автомобильләр исәбе 1 миллион 210 меңгә җиткән. Зур мегаполислар шул рәвешле зарарлы газлардан йотлыга. Ә транспортны табигый газга күчерү экологиягә зыянны бермә-бер киметергә ярдәм итәр дип көтелә. Татарстан Экология һәм табигый...
-
БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: 27 май – Китапханәчеләр көне
Бүген Россиядә Китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан барлык китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Алга куйган максатларыгызга ирешүегезне, якты өметләрегезнең тормышка ашуын телим. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыгыз тагын да артсын. Сез китапка карата мәхәббәт уятасыз, китапны пропагандалауда күп төрле чаралар үткәрәсез. Шул ук вакытта...