27 апрель 2022 яңалыклары
-
БҮГЕНГЕ БРИФИНГТА:Җиңүнең 77 еллыгына әзерлек хакында
Актаныш районы Башкарма комитетының кече утырышлар залында район башлыгының беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева җитәкчелегендә чираттагы брифинг үтте. Ул районыбызның җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 77 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре турында булды. Биредә район мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов, “Игелек үзәге” җитәкчесе Гөлназ Хуҗәхмәтова һәм “Актаныш-информ” матбугат хезмәткәрләре катнашты.
-
ҺАВА ТОРЫШЫ: 27 апрель
Аязучан-болытлы һава торышы була. Кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектә көчле җил.
-
"Каенкай"лылар - "Әниләр һәм бәбиләр" рольләрендә(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Театр язына әверелгән театр айлыгы яңа талантларны ачыклый, иҗади казанышларга ирешергә ярдәм итә, актерларның башкару осталыгын арттыра. Кичә без Актаныш педагогларының, мәгариф хезмәткәрләренең талантлылыгына тагы бер мәртәбә инандык. Афәриннәр!
-
"Саумы, дөнья!", саумы 27 апрель!
Исәнме, Актаныш! Хәерле иртә, райондашлар! Күңелдәге һава торышы үзебезнең кулларда. Шулай булгач, күңел күгебез һәрчак аяз һәм якты булсын, дусларым! Рамазан аеның чираттагы иртәсе йөрәкләребезгә - мәхәббәт, тәнебезгә - саулык, йортларыбызга бәрәкәт алып килсен!