27 март 2015 яңалыклары
-
Актанышта татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак
30 - 31 март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында 1997 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар булачак. Ярышларның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора. Ярышларга...
-
“Тамчы” вокал ансамблен котлыйбыз
Язгы каникул чоры район сәнгать мәктәбенең вокал укытучысы Лилия Мостафина һәм аның җитәкчелегендәге "Тамчы" вокал ансамбленә йөрүче балалар өчен бик тә куанычлы булды. Ансамбль башкалабыз Казанда узган Бөтенроссия "Язгы бөтерчекләр" бәйгесендә - I, "Путь к успеху" - "Уңышка юл" исемле халыкара бәйгедә II урын яулады. Лилия Зиннурова аерым башкаручылар арасында...
-
Атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышларында Актаныш командасы – I
Чаллы шәһәрендә 24-25 март көннәрендә атказанган спорт мастеры Иван Утробин исемендәге Татарстан беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. Биредә 9 шәһәр һәм 7 район командасы көч сынашты. Әлеге бәйгедә районнар арасында Актаныш командасы - I, гомуми нәтиҗәләр буенча шәһәрләр арасында II урынны яулап, кубок һәм диплом белән бүләкләнделәр. 25 март көнне спринт-эстафетада...
-
“Түбәтәйле кояш“ көн дә елмайсын
25 март көнне Казандагы "Корстон" комплексында "2014 ел хәйриячесе" республика бәйгесе сигезенче тапкыр уздырылды. Республика җитәкчеләрен, кече, урта, эре сәнәгать оешмаларын, кече бизнес вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, коммерцияле булмаган оешмаларны, хәйрия фондлары вәкилләрен, игелекле кешеләребезне бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәү, мәрхәмәтле, миһербанлы булу теләге белән бер табын артына берләштерде ул. Илебез тынычлыгы өчен...
-
Яшәгез канат куеп иңнәргә, баш имичә кырыс җилләргә
"Игенче даны" газетасы (хәзерге "Актаныш таңнары") редакторы булып 20 ел хезмәт куйган РАФИС ГАБДУЛЛА улы ШӘЕХОВка 25 мартта 70 яшь тулды. Хөрмәтле Рафис Габдулла улы! Сезнең җитәкчелек иткән чорда газета ТАССРның Югары Совет президиумы тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район матбугаты каләм көче зур булып, халык арасында зур абруй казанды....