27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Заяга узмаган гомер юлы
Әнә, ак карларны ера-ера берәү килә, үзе көлә, үзе сөйкемле. Күзләренә баксаң, һич кенә дә алтмыш яшьне бирмәссең. Ә чәчләрен чал түгел, гүя кар бөртекләре каплаган.Чал чәчләре арасында күпме еллар, еллар артында күпме хис-кичерешләр, никадәрле шатлык-сөенечләр, борчу-мәшәкатьләр, сикәлтәләр, үрләр, өметләр... Әмма, гомернең көзенә, кышына җиттек бит, дип, елап, сыкрап утыра...
-
Һәр бәйрәмгә алар ямь өсти (ФОТОРЕПОРТАЖ))
Алдынгылар җыенын "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле , мәдәният хезмәткәрләре, укучылар югары дәрәҗәдәге җыр һәм биюләр белән бизәде.
-
Рузилә Гарифуллина - елның иң яхшы спортчысы
Елның иң яхшы спортчысы - Рузилә Илдус кызы Гарифуллина, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча остаз. Әле мәктәп елларында ук йөгерешне үз иткән, ярышларда беркемгә дә беренчелекне бирмәгән спортсөяр кыз, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, документларын туп-туры Әлмәт физкультура техникумына тапшыра. Әлмәт шәһәре җыелма командасы составында Татарстанда гына түгел,...
-
Юллар яхшырсын, урамнар яктырсын
Яңа Әлем авыл җирлеге икътисадының төп күрсәткече җирлектәге халык санына бәйле. 1504 кеше яши биредә. Районда халкы күп саналучы җирлекләрнең берсе ул. 2016 елда 11 баланың дөньяга килүе дә өметле киләчәк турында сөйли. Яңа Әлемнең район үзәгенә якын урнашуы да авылга картаерга ирек бирмәс әле. "Миләшкәй" ясле-бакчасының гөрләп эшләвен ишетеп...
-
Актаныш алдынгыларын хөрмәтләде 2 (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
27 гыйнварда Актаныш муниципаль районында ел саен була торган алдынгылар слеты узды, әлеге чара район үсешенә үз өлешләрен керткән төрле тармак хезмәткәрләренә, авыл кешеләренә багышлана. Тантанада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты. Тантананың зур кунагы Актаныш районы хезмәтчәннәре эшенә зур бәя бирде һәм алдынгыларга министрлыкның...
-
Актаныш алдынгыларын хөрмәтләде 1 (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Актанышта район алдынгыларының традицион слеты бүген, 27 гыйнвар көнне, район мәдәният сараенда үтте. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр яңа ел башында хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз - барлыгы 500 дән артык кеше чакырылган иде. "Басу-кырларыбыздан әйбәт уңыш җыеп алдык. Моның...
-
Актанышта алдынгылар бәйрәменә багышлаган кече ярминкә гөрләде (+ФОТОЛАР)
Актаныш районында һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар слеты уздырыла. Быел да әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте. Шул уңайдан шәхси хуҗалыклар һәм фермерлык хуҗалыклары катнашында кече ярминкә-күргәзмә дә гөрләде район үзәгендә. Биредә халыкка каз, күркә ите,,...
-
Атна вакыйгалары 26.01.2017