26 октябрь 2016 яңалыклары
-
АКТАНЫШТА - КВН: Җиңүчеләр билгеле (ФОТОЛАР ДА БАР)
КВНда быел Иске Кормашның "Базар" командасы җиңү яулады. II урында - "Куык" командасы, Зөбәер; "Шырлык" Кәзкәй III урында - "Яңа гасыр", Яңа Әлем IV урында - "БСШ" Иске Байсар V урында - "Каенсаз" Иске Богады VI урында - "Калай әтәч" Әтәс
-
Начар гадәтләрне җиңмәсәк, алар безне җиңәчәк
Узган атнада Пучы урта мәктәбе базасында "Балигъ булмаган балаларның асоциаль тәртипләрен профилактикалау сораулары буенча ведомствоара йогынтысы: проблемалар, эзләнүләр, табышлар" дигән темага семинар-практикум үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раниза Шакирова, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, психологлар, социаль педагоглар,...
-
Салым инспекциясе ачык ишекләр көненә чакыра
29 октябрьдә һәм 18-19 ноябрьдә Россия Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен Ачык ишекләр көннәре уздыра. Җирлектәге салым инспекциясе белгечләре сезнең сорауларга җавап бирәчәкләр, шунда ук интернет-сервиста шәхси кабинет ачарга мөмкин булачак, дип хәбәр итә исәп һәм салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге.
-
Районда 4 гаиләгә автоматлаштырылган янгынны кисәтү сигнализациясе урнаштырылды
Актаныш, Уразай, Шәбезбаш, Әҗәкүл җирлегендә яшәүче - социаль ярдәм алучы категория саналучы 4 гаиләгә автоматлаштырылган янгынны кисәтү сигнализациясе бу атнада республика ярдәме белән урнаштырылды.
-
Терелә хәтердә Сөембикә..
20 октябрь көнне үзәк китапханә Актаныш технология техникумының тулай торагында яшәүче укучылар белән берлектә Сөембикәнең тууына 500 ел тулуына карата "Терелә хәтердә Сөембикә..!" исемле тематик кичә уздырды. Кичәдә электрон презентация, китап күргәзмәсенә буктрейлер күрсәтелде."Мин Сөембикәне ничек күзаллыйм" иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Хуҗакаева Илүзә, Нәбиева Таңсылу эшләре "Иң яхшы инша" дип...
-
Төзелеш өлкәсендә хезмәт куйган райондашларыбыз хөрмәтләнде
Төзелеш өлкәсен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Газстройсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Ярмиев Равил Илдус улы һәм "Актаныш инженерлык челтәрләре" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эретеп ябыштыручысы Акмалов Илсур Фәнис улы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр.
-
КӨН ТЕМАСЫ: Тат.Ямалы да асфальт юллы булды ( +ФОТОЛАР)
"Татавтодор" оешмасы районыбызның күп авылларын асфальтлы итеп, халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасыннан арындыра бара. Республиканың махсус программасы зур чыгымнар сорый торган шундый эшләрне районыбызда башкарыргпа мөмкинлек бирә. 2016 ел Татар Ямалы җирлегенә дә юллы булу бәхетен бүләк итте: биредә каты өслекле юл салынды, авыл эчендәге юллар ныгытылды, юл билгеләре урнаштырылды....
-
Актанышта - КВН III: Туда – сюда суда йөзә аласыңмы? ( + ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Фотоларда - финалган чыккан командалар тамашачы хозурына музыкаль биремне тәкъдим итә. Бирем: "Туда - сюда суда йөзә аласыңмы?"
-
"Актаныш таңнары" газетасы бүләкләр уйната
Хөрмәтле абунәчеләребез, 2 ноябрь көнне сәгать 9да мөхәррият бинасында сезгә вәгъдә иткән 10 бүләкне уйнатачакбыз. 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен "Актаныш таңнары" газетасына язылырга өлгермәгәннәр дә кайгырмасын. Ел төгәлләнергә әле ике ай вакыт бар. Почта бүлекчәләрендә газетабызга языла аласыз.
-
Актанышта гражданнарны кабул итү оештырыла
"Бердәм Россия " Бөтенроссия сәяси партиясе 28 нче октябрьгә кадәр барлык җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә кабул итү атналыгы уткәрә. Безнең районда да бу чара Партиянең Актаныш җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ( Актаныш авылы, Ленин проспекты, 4 нче йорт - Татфондбанк бинасында 1 катта) район Советы депутатлары тарафыннан оештырыла....
-
Төзүчеләр – үз-үзләренә һәйкәл куючылар
Узган шимбәдә районның төзелеш оешмалары хезмәткәрләре, җитәкчеләре, шулай ук ветеран-төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен, бергә җыелып, билгеләп үттеләр. Календарь даталар буенча, төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме август аена туры килсә дә, районда аны көзге чорга калдыруны кирәк дип саныйлар. Чөнки җәйге чор - авыл хуҗалыгындагы урып-җыю эшләре кебек үк, төзүчеләр өчен дә уттай кызу...