24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Олпат язучы олуг бүләккә лаек булды
Язучы-журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлапов 80 яшендә яшьлегенә кабат кайтты. Яланаяк йөгереп йөргән балачак эзләрен яшел чирәменә төреп саклаган Мерәс авылында йорт салырга кереште ул. Кодрәт иясе Аллаһы Тәгалә шушы тәвәккәллеге өчен авыл җанлы каләм иясен зурларга кирәклекне дә озак көттермәде. Күп китаплар авторы Әмирҗан Моталлапов Гамил Афзал...
-
2015 елда мәктәп тәмамлаучылар һәм абитуриентлар БДИны өч этапта тапшырачак
Расписание проекты әзерләнгән һәм килештерү уза, дип хәбәр итә "Интерфакс". 2015 елда беренче имтиханны февраль аенда бирәләр: вузларга укырга керергә теләүчеләр һәм Х сыйныфта география буенча программаны тәмамлаган ХI сыйныф укучылары өчен география һәм рус теле буенча БДИ беренче тапкыр кышка билгеләнгән. Ул шимбә, 14 февраль көнне узачак. Аннары БДИ-2015...
-
Берсе дә реклама җибәрә алмый
Бу атнаныҢ сишәмбесеннән башлап телефоннарына килгән sms спамны яратмаучылар шикаять яза ала. "Элемтә турында"гы канунга үзгәрешләр кертелде, ул гамәлдә. Хәзер абонентның рөхсәте булмаса, берсе дә реклама җибәрә алмый. Бары тик хакимият органнары тарафыннан җибәрелгән smsлар гына искәрмә булып кала.
-
Районда коррупциягә каршы сәясәт
Районда коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру кысаларында халык фикерен өйрәнәләр. Актаныш районы порталында шушы максаттан анкета сораулары урнаштырылган. Аңа җавап бирү аноним. Коррупцион мәсьәләләргә битараф булмаган һәркем әлеге анкета сорауларын эзләп табып, аңа җавап бирсен иде, дип белдерә район җитәкчелегенең матбугат үзәге.
-
Әллә иңсә тар, әллә теләк җитеп бетми
Икмәк үстерүдә безгә тиңнәр булмаса да, терлекчелек тармагына килгәндә күкрәк сугып мактанырлык нәрсәләр юк әле. Дөрес, ай саен артып барган мал баш саны да, җитештергән ите дә, сөте дә беренче карашка җитәрлек сыман. Әмма булганына хуш кылып, канәгать кыяфәттә кул кушырып утыруда мәгънә юктыр. Эшлим дисәң, урын бар. Миңа калса,...
-
Юл хаталарны кичерми
Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә игътибарлылык җитеп бетми. Кайбер шоферлар уң-сулга бөтенләй карамый ашыгалар, өстәвенә, рульдә барганда кәрәзле телефоннан сөйләшәләр. Җәяүлеләрдән дә саклык сорала. Мин хаклы дигән фикерне онытырга кирәк. Чөнки юлларда бозлавык яисә юеш булса, транспорт чарасы, әкренәйгән очракта да, туктап бетә алмый. Шуның өчен, юл аша чыкканда,...
-
Яхшылык онытылмый
Сүзем Бурсыкта туып-үскән укучым Әфтәх Зиятдиновның үзенең беренче укытучысына эшләгән яхшылыгы турында. Вакыйга 90 елларда Чаллы автостанциясендә булды. Минзәләгә автобус белән кайту өчен билет алырга Чаллы автостанциясенә кердем. Гадәттәгечә, халык бик күп. Этеш-төртеш. Шулай теге якка этелеп, бу якка төртелеп торам. Күземә күренә дип торам, укучым Әфтәх кайдандыр пәйда булды...