23 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Актаныш районы кадетлары республикакүләм математика олимпиадасында җиңде
22 ноябрь көнне кадет мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары өчен математика фәне буенча «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!» республикакүләм олимпиадасы булып узды.
-
Махсус хәрби операциягә улларын озаткан Яңа Әлем әниләрен мәдәният йорты директоры бәйрәм белән котлады
Яңа Әлем авыл җирлегеннән махсус операциягэ катнашучылар саны егермедән артык. Актаныш районы авыллары белән чагыштырганда, иң күп геройларын ут эченә озаткан җирлек ул.
-
Илфат Әнвәров исемендәге турнирда дүртенче урынны алган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр
РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровның гаиләсе- Илфир, Тәүфикъ, Айгөл, Айнур, Шәфкать Әнвәровлар әтиләре истәлегенә унынчы ел рәттән көрәш турниры уздыралар. Башка көрәш ярышларыннан аермалы буларак, туганнар дүртенче урынга калган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр.
-
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен Әнвәровларга, иганәчеләргә рәхмәт белдерде
Татарча көрәш- татар сүзе, татар моңы, татар мәдәнияте кебек үк милләтебезне саклаучы, яклаучы спорт төре. Илфат Әнвәровның исемендәге турнирны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен бертуган Әнвәровларга олы рәхмәтен әйтте.
-
Актанышта яшь спортчылар атаклы көрәш остасы Илфат Әнвәров исемендәге бәйгедә көч сынаша
Бүген, 23 ноябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә унынчы тапкыр көрәш турниры уза. Юбилей бәйгесендә Татарстан һәм Башкортостаннан килгән яшь көрәшчеләр көч сынаша.
-
Татарстанда сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан
Татарстанда сәнәгать паркларының тулылыгы буенча уртача күрсәткечләр 76,6 процентны тәшкил итте. Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтү бәрабәренә ирешелгән. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
-
Казан-Актаныш арасын якынайтучы яңа төзелгән Кама күперенә яктырту линияләре урнаштыралар
Казан-Актаныш арасын якынайтучы, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап уза торган Кама елгасы аша салынган яңа күпердә электр яктырту линияләре урнаштыра башладылар.