23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Актанышта ут сүнә
26нче сентябрь, дүшәмбе көнне, Актаныш авылының Чишмә, Яңа, Хөснияров,Химиклар, Р.Ишморат, Г.Афзал урамнарында 10.00нан 16.00 сәгатькә кадәр электр белән тәэмин ителеш туктатылып тора. 09.00дан 16.00 сәгатькә кадәр Үзәк урамда да ут булмаячак.
-
Актаныш районы мәчетләрендә дини укулар башлана
Безнең Актаныш авылында һәм районыбызның бик күп авылларында дини гыйлем алу курслары эшли. Укыту Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган укыту программасы нигезендә алып барыла. Актаныштагы мөгаллим-мөгаллимәләребез барысы да мәдрәсәләрдә дини гыйлем алган кешеләр. Быел укулар 1 октябрьдән башлана. Район имам-мөхтәсибе белән килешү нигезендә, быел беренче класска килүчеләрне Закирова Зөһрә...
-
Актаныш районының дүрт авыл җирлегендә яңа депутатлар сайланды
Россия парламентына сайлаулар белән бер үк вакытта Актанышның дүрт авыл җирлегендә - Такталачык, Аккүз, Югары Яхшый, Иске Кормашта өстәмә сайлаулар үтте. Биредә яшәүче бер округ халкы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына да депутатлар сайлады. Авыл җирлекләрендә бермандатлы округлар буенча өстәмә сайлауларда сайланган депутатлар: Округ Депутат Тавыш, % 2 нче...
-
“Хезмәтчәннәр” ял һәм хезмәт лагеренда
Укучыларның җәйге ялын, сәламәтлеген һәм мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан Иске Кормаш мәктәбе каршында 15 балага исәпләнгән "Хезмәтчәннәр" ял һәм хезмәт лагере эшләде. Ял итүче укучылар белән эш 18 көн дәвамында махсус төзелгән план нигезендә алып барылды. Лагерьның махсус үз режимы бар: аларга кайнар аш, бәрәңге, балык, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыклары...
-
Фирдәвис Шәемов призына “Алтын көз“ кроссы
Марафончы, атказанган спорт остасы, якташыбыз Фирдәвис Шәемов призына "Алтын көз" җиңел атлетика марафоны 21 сентябрь көнне Бүләк трассасында сигезенче мәртәбә узды. Спорт дөньясында кайнап-янып яшәгән, гомеренең 10 елын зур спортка багышлап, ил күләмендәге зур бәйгеләрдә җиңүләр яулаган Бегунок кушаматлы йөгерешче Фирдәвис Шәемов ел саен шушы чарада балаларны сөендерә, үз туган...
-
Атна вакыйгалары 22. 09.2016
-
Самавыр кабат табын түренә кайтты
"Ак калфак" иҗтимагый оешмасы онытыла барган элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны халыкка кире кайтару, тирән мәгънәле күмәк чаралар уздырып, кешеләрне бер-берсе белән аралаштыру, бер-берсенә якынайту максатын алга куя. Эзләнә торгач, бик кызыклы мәгълүматлар да табыла. Кәзкәйдә уздырылган самавыр бәйрәме барысын да шаккаттырды. Күздән читкәрәк этәреп куелган хәзинәбез югалып бетмәгән икән әле -...
-
Игътибар – балалар!
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең фән һәм мәгариф программасын финанслау буенча Актаныш филиалы идарәсе җитәкчесе Рәсимә Сәетова, "Игътибар - балалар!" айлыгы кысаларында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның ЮХИДИ отряды, педагог-оештыручылары Миләүшә Аграпова һәм Алсу Хафизова белән берлектә, "Тылсым" башлангыч мәктәп-балалар бакчасында "Билгеләр иле" дип аталган чара үткәрделәр. ЮХИДИ отряды әгъзалары...
-
Бадминтон буенча республика чемпионатында Актаныш командасы IV урынны яулады
Бадминтон буенча авыл командалары арасында республика чемпионаты 16-18 сентябрь көннәрендә Теләчедә үтте. ХIII "Сәламәтлек" авыл спартакиадасы программасы кысаларында оештырылган ярышларда 16 командадан 100дән артык уенчы катнашты. Актаныш районы җыелма командасы анда IV урынны яулап кайтты. Парлы разрядта Рәзил Хәбибуллин һәм Булат Исламов - II, шәхси беренчелектә Рәзил Хәбибуллин III урынга...
-
Иң яхшы авыл укытучысы – Актанышта
Узган атнада Казанда "Авыл укытучысы -2016" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте. Алар әзерләгән мастер-класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды. Бәйгенең абсолют җиңүчесе - гимназиянең татар теле,...