23 гыйнвар 2024 яңалыклары
-
Такталачык җирлегендә мал саны арткан, грантлар кайткан, үзара салым акчасы халык өчен эшли, ә башлык...
Районыбызда бу көннәрдә халык җыеннары гөрли. Бүген Такталачык авыл җирлегендә дә 2023 елга хисап ясау, 2024 елга планнар төзү киңәшмәсе узды. Сходта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов катнашып, илебездәге бүгенге вәзгыять, районыбызның социаль-икътисади үсеше турында таныштырды, җирлек башлыгы эшчәнлегенә бәя бирде.
-
Пучы балалар бакчасы махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү өчен посылкалар әзерләде
Безнең Пучы балалар бакчасы СВОда булган егетләргә гуманитар ярдәм җибәрү өчен посылкалар әзерләделәр.
-
Иске Кадермәт клубы мөдире хәрби операциядәге егетләргә балавыздан майлар ясый
Актаныш районының Иске Кадермәт авылында яшәүче Нәзлия Гыйльфанова яудагы егетләр өчен мазьлар ясый башлаган. Тән җәрәхәтләрен бик тиз төзәтә икән.
-
«Актаныш таңнары»ына язылып кофепешергеч откан язылучыбызның килене: Әни район газетасын 50 елдан артык алдыра
«Актаныш таңнары» газетасы абунәчеләре арасында һәр ярты ел саен отыш уеннары уздырабыз. 2024 нче елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасындагы уенга районыбызның «Остаз» кибете кыйммәтле бүләкләр белән иганәчелек итте.
-
Бердәм булып тавыш бирик: Иске Кормаштан Әскәровларның кар сыннары республикакүләм Яңа ел бизәлеше конкурсында 21нче сан белән билгеләнгән
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән республикакүләм «Ә безнең ишегалдында...» дигән Яңа ел бизәлеше конкурсы игълан итте. Әлеге зур бәйгедә Актаныш районының Иске Кормаш авылында яшәүче Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар да катнаша. Аларның эшләре бәйгедә 21 нче сан белән билгеләнгән.