21 июнь 2021 яңалыклары
-
Республика педагогларының август җыенын каршылап: башлангыч сыйныф укытучылары киңәште
Һөнәрләрнең бар җайлысы, һөнәрләрнең бар яхшысы, һөнәрләрнең бар авыры... Ә укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Шулай булмыйча мөмкин түгел, укытучы шәхес тәрбияләүче, үзенең беренче адымын ясаучы, укучыга юл күрсәтүче. Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә, имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә, һәрберсен шәхес итеп танучы. Әйе, хөрмәтле остаз белән бергә, аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә. Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай, чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән мактала.
-
Вәлиевләр гаиләсендә туган Ильяр ЗАГС бүлегендә 70 бала булып теркәлде(фотолар)
16 июнь көнне Актаныш авылында яшәүче Вәлиевләр гаиләсендә нәсел дәвамчысы булып өченче малай дөньяга аваз сала. Ильяр исемле егет район ЗАГС бүлегендә 70 бала булып теркәлә. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева түгәрәк санда документ бирелгән бәбинең әти-әнисен тәбрикләргә бала тудыру йортына килде
-
"Семык-2021" бәйрәменең "Мари гүзәле" җиңүчесе- Екатерина Мосолова
Семык бәйрәмендә узган "Мари гүзәле" бәйгесе җиңүчесе булып Мосолова Екатерина Станиславовна танылды.
-
Пенсия акчасына гына яшәсәк тә, район газетасына язылмый калган юк
“Актаныш таңнары” газетасына ташламалы язылуның бүген соңгы көне.