21 май 2015 яңалыклары
-
Гамьсезлекнең чиге бар микән?
Һәр ел саен апрель-май айларында, тирә-ягыбызны чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү йөзеннән, чисталык икеайлыгы игълан ителә. Бу эшкә элек-электән чисталыкка һәм матурлыкка битараф булмаганнар катнашты һәм катнаша. Шулай да соңгы елларда халык сүлпәнлек күрсәтә башлады. Бик күпләр язгы чистартуны бары тик үзенең ишегалдын чистартуга кайтарып калдыра. Урамга куелган чүп савытлары яннарына...
-
Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале (фотолар)
-
Район инвалидлар оешмасы яңалыклары
20 май көнне инвалидларны социаль яклау фондының Светлана Әхмәтова җитәкчелегендә 3 нче утырышы булып узды. . Биредә барлыгы 7 гариза каралып, барысы да уңай хәл ителде. Нәтиҗәдә, әлеге мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызга фондтан 95 мең сум күләмендә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде
-
Фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды
19 нчы май көнне, Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә Бөтенроссия укучылар фән олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасы булды. Чарада гимназия-интернаттан директор Галиәхмәтов А.К., укытучылардан Хәева-Хәмитҗанова В.Х., Гарипова Р.И., Әһлетдинова Л.Ф., Абдуллина М.М., укучылардан Шәйхин А., Гаязова Л., Закирҗанова Ф., Галиева А. һәм Насертдинова С....
-
Актаныш районында "Бердәм Россия" партиясенең праймеризлары уза
20 май көнне Актаныш районының берьюлы ике мәйданчыгында "Бердәм Россия" партиясе эчендә алдан сайлап карау - праймеризлар булып узды. Актаныш районының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар Иске Богады һәм Яңа Әлем авыл җирлекләрендә очраштылар. Авыл җирлекләрендә списокка 15-әр кандидат керде. Кандидатлар үзләренең сайлау алды программалары белән чыгыш ясадылар. Быел 13...