21 февраль 2014 яңалыклары
-
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актанышка килде
Актаныш муниципаль районы Советының 20 февральдә булып узган икенче чакырылыш 37 нче утырышы үткәрелде. Аңа кадәр Актанышка килүче мөхтәрәм кунакларга район башлыгы күпфункцияле үзәкне күрсәтте. Алар шулай ук "Актаныш" спорт комплексында да булдылар. Ә утырыш "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә булды. Рәсми сөйләшү барышында муниципаль район башлыгы Фаил Камаев 2013 елдагы эш...
-
5 пар кышкы итек бүләк итте
Мөслим районының "Бәрәкәтле" кибете хуҗасы, эшмәкәр Илсөяр Хөсәенова районыбызның Кәзкәй авылында урнашкан кадет интернат-мәктәбе укучыларына ярдәм йөзеннән, 5 пар кышкы итек бүләк итте. Ул бүләкләр мәктәп тормышында актив катнашкан уку алдынгыларына бирелде.Әлеге игелекле гамәлләре өчен мәктәп коллективы аңа бик рәхмәтле.
-
Куркытып баерга теләгән
Районда җинаятьләр елдан-ел кими, дисәк тә, яшьләр һәм, аеруча, балигъ булмаганнар арасындагы хокук бозуларның артуын инкарь итеп булмый. Прокуратура һәм полиция сводкаларында да еш телгә алына алар. Күптән түгел район прокуратурасында балигъ булмаган З.га карата РФ Җинаять Кодексының янап алу (вымогательство) маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше тикшерелде. 2013 елның 5...
-
Актаныш районы прокуратурасы балалар хокукын яклый
Ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан гаиләләр тарафыннан үз балаларына карата хокук бозучылар ачыкланды. Федераль канунның 10 маддәсе нигезендә, ана капиталы, яки аның бер өлеше ярдәмендә төзелгән, төзекләндерелгән торак гаиләдәге һәр кешегә дә: ата-анага һәм өлешкә бүлеп һәр бала исеменә дә хосусыйлаштырылырга тиеш. Тикшерү барышында әлеге таләпләрне үтәмәгән гаиләләр теркәлде....
-
Исән-сау йөрегез
Татар халкында борынгыдан килгән бер матур гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда "Хәерле юл!" дип озатып калу һәм "Исән-сау кайттыңмы?" дип каршы алу. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач, кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Без җәяүләп тә, транспортка утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез....
-
Иң көчле мәктәп командалары ачыкланды
14 февраль көнне "Актаныш" универсаль спорт комплексында бадминтон спорты буенча укучылар спартакиадасының II сайлап алу этабы узды. Әлеге ярышларда районның 15 мәктәп командасы катнашты. Нәтиҗәдә, I урынны һәм иң көчле команда исемен Актанышның 2 нче мәктәбе (Ильяр һәм Гөльяр Әхмәтдиновлар) яулады. II урында - Актанышның 1 нче мәктәбе (Хәниф Гарифуллин,...