20 октябрь 2022 яңалыклары
-
Якташларыбызны котлыйбыз: Чаллы җәмгыяте I, Казанныкы III урынны яулады
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясендә «Республиканың иң яхшы якташлык җәмгыяте» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
-
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде
«Татарстан төп продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә шактый продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.
-
Баланның җиләге файдалымы, әллә төшеме?
Дәва буларак баланның чәчәген дә, җимешен дә, кайрысын да кулланалар. Балан җимешендә шикәр, катехин, кан тамырларын ныгытучы Р-актив матдәләр, пектин матдәләре, К, С витаминнары, каротин бар. Балан төше җимешенә караганда да файдалырак дип санала.
-
Яңа Әлем мәктәбендә татар теле укытучыларының төбәкара семинары узды
«Туган тел укыту методикасында яңа алым һәм методлар»- Яңа Әлем мәктәбендә узган семинарда укытучылар әлеге тема буенча фикер алышты.
-
Сарымсак + бал + алма серкәсе
Аларның катнашмасы күп кенә авырулар белән көрәштә көчле корал булып тора. Астма, гипертония, түлсезлек, җенси көчсезлек һәм хәтта рак авырулары бу тылсымлы дәвалау чарасына каршы тора алмый. Эчемлекнең тәэсире иммунитетны арттыру һәм организмдагы «начар» холестерин дәрәҗәсен киметү белән бәйле.
-
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре: Актаныш авылында 9 905 кеше яши, шуларның 4 667се ир - атлар һәм 5 238 хатын-кыз
-
Актаныш җырчыларын Рим Хәсәнов җырларын башкаручылар арасында конкурста катнашырга чакырабыз
Анда 16 яшьтән зуррак булган үзешчән һәм профессиональ җырчылар, вокал коллективлары катнаша ала.