20 август 2024 яңалыклары
-
«Синең чират» форумында катнашучылар Татарстанның 7 районы турында фильм төшерәчәк
19 августта Яшел Үзәндә беренче «Синең чират» («Твоя очередь») форумы узды. Аннары ул Татарстанның тагын 6 шәһәрендә була. Ул республикада яшәүче яшьләргә төбәктә булдырылган мөмкинлекләр турында сөйләүгә, шулай ук аларны Татарстанның яшьләр көн тәртибенә кертүгә юнәлдерелгән. 7 район турында җиде кыска метражлы фильм мирас булачак, аларны форумда катнашучылар үзләре төшерә. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
-
Актаныш районының террорга каршы көрәш комиссиясендә бәйрәмнәрдә халык иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр
Тиздән Актаныш районы халкын бик матур бәйрәмнәр көтә. 30 август- Татарстан Республикасы көне, 2 сентябрь- Белем бәйрәме массакүләм халык катнашында зурлап уздырыла. Бүгенге террорга каршы көрәш комиссиясендә әлеге бәйрәмнәрне тыныч һәм имин уздыру турында сөйләштеләр. Комиссия утырышына Актаныш районы башлыгы, террорга каршы көрәш комиссиясе рәисе Ленар Зарипов җитәкчелек итте.
-
Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады
Бүген, 20 августта Аккүз авылында яшәүче Рәхилә Госманова 100 яшьлек юбилеен каршылады. Гасыр яшьтәшен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап Татарстан Республикасы Рәисенең тәбрикнамәсен тапшырды. Рәхилә Госман кызына авыр Бөек Ватан сугышы чорында Бөек Җиңүне китергән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ленар Рафак улы кулыннан купшы чәчәк гөлләмәләрен кабул итеп алган йөзьяшәр райондашыбызның бермәл күңеле тулып та алды. Шулай булмый ни, балачагы, яшьлек елларының авырлыгы әле дә исләренә төшә. Бүгенге бәхетле тормышына мең шөкер итеп яшәгән чагы Рәхилә әбинең.
-
Китапханә дөньясының остазы: Гамбәрия Гәрәеваның тууына 100 ел
Бүген районыбызның тантаналар залында Актаныш районында данлы эз калдырган шәхес, килгән кунаклар данлыклы китапханәче, остаз Гамбәрия Гәрәеваны искә алдылар. Гамбәрия Сәетгәрәй кызының тууына 100 ел.
-
Мәктәпләрне караганда: Актанышның икенче мәктәбе «Татнефть» грантына химия, биология кабинетларына ремонт ясаган
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район үзәгендәге уку йортларының яңа уку елына әзерлегенә бәя бирде.
-
Актанышта бүген иртән гараж янган
Актанышта бүген иртә белән Һади Такташ урамындагы шәхси хуҗалыкта янгын чыга. Утлы телләр автомобиль кертеп куелган гаражны ялмап ала.
-
Исерек шофер турында хәбәр итеп, сез кеше гомерен саклап каласыз
Актаныш районы ЮХИДИ бүлеге исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүчене, яисә руль артына утырырга җыенучы кешеләрне туктату – һәрберебезнең гражданлык бурычы булуы турында кабат искәртә.