19 октябрь 2024 яңалыклары
-
Камал театрының яңа бинасының фотолары чыкты
Шушы көннәрдә Камал театрының яңа бинасының фотолары чыкты.
-
Мәскәүдә АГРО НТРИ Халыкара конкурсы суперфиналында Актанышның беренче мәктәбе укучысы медаль белән бүләкләнде
АГРО НТРИ Халыкара конкурсының Мәскәү шәһәрендә үткән суперфиналында катнашып, Актанышнын беренче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Миргалимов Ленар медаль белән бүләкләнде.
-
Яңа Богады зиратында зур өмә узды
Бүген Яңа Богадының авыл зиратында зур өмә узды. Мәңгелек йортны җыештыруда авыл халкы һәм башка авыл- шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашты.
-
Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 874 мең кеше диспансеризация үткән
2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 874 мең кеше диспансеризация узган. Быелга план – 1,2 миллионнан артык кеше, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
-
Әлмәттә Яңа ел чыршысын кора башлаганнар
Октябрь ае тәмамланырга да өлгермәде, республикабызның Әлмәт шәһәрендә Яңа ел чыршысын кора башлаганнар.
-
Пучыда «Уңыш бәйрәме»н зурлап татарча көрәштеләр
Пучыда «Уңыш бәйрәме» хөрмәтенә районара ачык көрәш турниры узды.
-
Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы көмеш медаль яулады
Әлмәттә 2010-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча төбәкара турнир узды. Ярышта Актанышның «Батыр» спорт мәктәбе теннисчысы Данил Солтанов көмеш медаль яулады.