19 июль 2021 яңалыклары
-
Татарстанда гает уңаеннан нинди кызыклы чаралар узачак? Рәхим итегез!
Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак.
-
Глава хатыннары ничек яши? — «Интертат»тан күзәтү: Безнеке турында да бар: алар биеп танышканнар!
Татарстанның район-шәһәр башлыклары турында әзме-күпме күзаллау бар, ә аларның тормыш чәчәкләре күләгәдә калып килә. Алар ниндирәк кешеләр соң? Безнең главаларыбыз үз хуҗалыкларында хәләл җефетләре белән нинди эшләрне яратып башкара? Бу хакта берничә район башлыгы һәм аларның тормыш юлдашлары белән сөйләштек.
-
20 ИЮЛЬ- ХАЛЫКАРА ШАХМАТ КӨНЕ: Балалар иҗат үзәгендә шахмат бәйгесе уза(фотолар)
Бүген, 19 июль көнне Балалар иҗат үзәгендә өлкәннәр һәм балалар арасында шахмат бәйгесе уздырыла. Район спорт мәктәбенең шахмат бүлегендә остазлар Фәһим Галимов белән Илдар Имамов җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар ике төркемгә бүленеп осталыкларын сыный. Җиңүчеләр 2004- 2009 елгы һәм 2010 елдан өлкәнрәк кызлар һәм малайлар арасында билгеләнәчәк. Ләйсән ГАЗИЗОВА
-
“Актаныш таңнары” газетасына карата сезнең бәяләмәне көтәбез!
QR-код аша кереп, “Актаныш таңнары” газетасына карата фикерегезне, сорау-тәкъдимегезне җиткерсәгез, без бик шат булыр идек. Без сезнең бәяләмә һәм идеяләрегезне көтеп калабыз. Алар газетаны яхшыртуга этәргеч ясар иде.
-
АКТАНЫШ-КОШЧЫЛЫК СТАНЦИЯСЕНДӘ САТУ ГРАФИГЫ
1 айлык суя торган үрдәк (утка-бройлер стар 53)- 6, 7 августта; Арбор Айкрес бройлеры 30-31 июльдә чыга. Сату көннәре үзгәрергә мөмкин. Төгәл вакыт һәм сорауларыгыз буенча 8 (85552) 3-28-87 яки 89093063177 телефоннары аша хәбәргә чыга аласыз.
-
Татарстан мөфтие: Корбан гаете - игелек һәм юмартлык бәйрәме
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлады.
-
Рөстәм Миңнеханов фельдшерларга медицина модуле белән 90 автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл фельдшерларына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен 90 автомобиль ачкычын тапшырды. Машиналарны тантаналы рәвештә тапшыру Казанда узды, автомобильләр Татарстанның 42 үзәк район хастаханәсенә кайтачак.
-
ИРТӘГӘ КОРБАН ГАЕТЕ: Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең Корбан бәйрәме белән котлавы
Уважаемые жители Приволжского федерального округа! Поздравляю всех российских мусульман с главным исламским праздником Курбан-байрам!
-
БОГАДЫДА КЕЧЕ АВЫЛ КӨННӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ(фотолар)
Иске Богады авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре быелгы җәйдә аеруча тынгысыз. Төзекләндерүдән соң яңартылган мәдәният йорты ишек алдын, парк-аллеяларны һәрвакыт карап-чистартып торалар. Халыкның җәйге ялын кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле үткәрүне дә алмаксат итеп куйганнар.