19 март 2016 яңалыклары
-
Яз килергэ ашыкмый кебек... ( иртәгәгә һава торышы)
Иртәгә - 20 мартта, Актанышта аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән кар явуы көтелә. Республикада төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар ява. Аерым районнарда буран чыгып, күз күременең 500-1000 метрга кадәр кимү ихтималы да бар. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре...
-
ЭТО ИНТЕРЕСНО! Названы самые популярные в России внедорожники и кроссоверы
Самым популярным кроссовером в России в феврале стал Renault Duster. Таких автомобилей куплено 4 197 шт. Январский лидер - Toyota RAV4 - опустился на вторую строчку с показателем 3 057 автомобилей. Замкнул первую тройку Lada 4x4 (2 669). Далее идут Chevrolet Niva (2 410), Nissan X-Trail (1 646 продаж), Nissan...
-
Бәхете барның иптәше үзенә тиң була
Киләчәгеңне ышанып тапшырырдай кеше сайлаганда ялгышмас, бер-береңә биргән вәгъдәләргә тугры калыр, кайнар хисләрне суытмый саклый алу өчен ниләр белергә, нәрсәдән хәбәрдар булырга кирәк? Ныклы гаиләләрнең сере нидә? Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында оешкан Гаилә мәктәбендә шушы сорауларга җавап бирергә, яшьләрне мәктәп елларыннан ук бу җаваплы адымга әзерли башларга...
-
Сүтелсә дә гомер йомгагы...
Тәгәрәп лә китте йомгагым, Утырып ла уйлар уйладым. Һәр йомгакның була үз сере, Чорныйсың да сүтәсең кире... Бу җырны тыңлаган чакта, уйларым ни өчендер үзләреннән-үзләре мәктәбебезнең илаһи бер серле шәхесе Дилбәр Гыйбадуллинага барып тоташа. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилбәр Гыйбадуллина да олуг юбилее алдыннан гомер йомгагын, нәкъ юлчы кебек, адашмыйча,...
-
Ак халатлы, ак күңелле изге зат
...Күптән түгел томаланган мич алдында күңелле генә чәйнек җырлый. Кышкы көн бигрәк кыска инде, әнә, эңгер-меңгер вакыт та җиткән. Чәйнек җырына кушылып, Рәшидә апа, ниндидер матур җыр көйли-көйли, кичке аш әзерли. Аның көчле, моңлы тавышы йортның һәр почмагына тулган, челтәр-пәрдәләргә, тәрәз төпләрендәге җете кызыл яран гөлләренә, карават башындагы кабартып өеп...
-
ИШЕТТЕГЕЗМЕ ӘЛЕ? Ипи бәясе арта
Якын арада Татарстанда ипи бәясе 3-5 процентка артырга мөмкин. Моның турында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, моңа агрегатларның запас частьләренә бәя артуы, шулай ук икмәк пешергәндә, кулланыла торган кушылмаларның кыйбатланылуы сәбәпче. Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55420-ipi-b
-
РӨСТӘМ ХӘЛӘФ улы юбилеен каршылый!
Хезмәт юлын кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган, Актаныш авылында яшәүче кадерле, якын кешебез РӨСТӘМ ХӘЛӘФ улы ЗАКИРҖАНОВның 19 мартта туган көне - юбилее. Кадерлебез, әтиебез! Сине матур гомер бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Күңелебездәге иң саф матур теләкләребезне юллыйбыз. Киң күңелле, ачык йөзле, һәркемгә ярдәмчел, игелекле, мәрхәмәтле син. Без синең...
-
Шәҗәрә – нәсел тамырыбыз
Нәселеңне белү, эзләү - барыбызның да изге бурычы. Нәселеңне белү - ул туганнар белән аралашу, аларның хәлен белеп тору дигән сүз. Ә инде бүгенге заман өчен бу бик тә актуаль. Үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубы уздырган "Шәҗәрә - киләчәккә тәрәзә" дигән кичәдә катнашып, күп мәгълүмат алдык. Нәрсә соң ул...
-
Олимпиадада мөмкинлекләр күбрәк ачыла
Узган атнада сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында "Без яшь, без сәләтле" дип исемләнгән интеллектуаль олимпиада уздырылды. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 189 бала үз белемнәрен сынап карады. "Без яшь, без сәләтле" узган елларда фәнни-тикшеренү конференциясе рәвешендә оештырыла иде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча ул быел олимпиада...
-
Boeing 737-800 пассажир очкычы авиаһәлакәткә очраган
Ростов-на-Дону шәһәрендә Boeing 737-800 пассажир очкычы авиаһәлакәткә очраган. Экипаждагы җиде кеше Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары. Дубай - Ростов-на-Дону рейсында 61 кеше булган, алар барысы да һәлак булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, самолет башта ук аэропортка төшеп утыра алмаган, икенче тапкыр әйләнеш ясарга мәҗбүр булган. Әмма ул җиргә төшкәндә шартлый. Чыганак: http://shahrikazan.com/tt/component/k2/item/14416-rostov-na-donu-shәһәrendә-boeing-737-800-passazhir-ochkyichyi-aviaһәlakәtkә-ochragan.html
-
“Лачын”да Бөтенрәсәй хоккей турнирын ачу тантанасы узды (ФОТОЛАР)
"Лачын" боз сараенда 18-20 март көннәрендә 2005 елгы яшүсмерләр командалары Бөтенрәсәй язгы турнирында көч алышачак. 18 март көнне "Лачын" боз сараенда турнирны тантаналы ачу тантанасы узды. Чарада муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев катнашты. Ул ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев һәм үз исеменнән котлады, аларга уңышлар, матур уен...